Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендәге хәл турында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Росреестр мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 4 млн 600 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан агымдагы елның 1 нче декабрендә Казанның тикшерү пункты зонасында төрле илләргә чыгарыласы һәм Татарстанга кертеләсе азык-төлек тикшерелеп озатылды.
Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, файдаланылмый торган җирләрнең иң күп өлеше шәхси милектә. Файдаланылмый торган җирләр Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Лаеш, Зеленодольск, Мамадыш һәм Питрәч районнарында аеруча күп.
Файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү өстенлекле бурычларның берсе булырга тиеш, шул ук вакытта бу эшкә федеральлар да, республика һәм муниципаль хакимият органнары да җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте министр.
Намуссыз милекчеләргә йогынты ясауның төп инструменты – турыдан-туры федераль органнар көче белән дә, муниципаль җир контроле материаллары буенча да дәүләт җир күзәтчелеге алып бару.
Фәнил Әһлиуллин искә төшергәнчә, муниципаль җир контроле кысаларында җирле үзидарә органнары материаллары нигезендә дәүләт җир күзәтчелеге федераль органнары тарафыннан штрафлар чыгарылган очракта, суммалар муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулы күләмдә күчерелә. 2021 елда җирле бюджетларга барлыгы 1,2 млн. сум кергән.
Фәнил Әһлиуллин муниципаль берәмлекләрнең игътибарын бу юнәлештә эшне көчәйтү кирәклегенә юнәлтте.
Министр шулай ук максатчан билгеләнештәге, элек торак пунктлар чикләренә кертелгән файдаланылмый торган җирләр проблемасын да кузгатты. Әлеге территорияләрнең күпчелек өлешендә тиешле шәһәр төзелеше һәм җир төзелеше документлары комплексын – җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияләрне планлаштыру һәм ызаннар салу проектларын эшләү тәэмин ителмәгән, бу исә аларның тотрыклы үсеше өчен мәҗбүри шарт булып тора.
Әйтик, социаль объектлар төзелешенә җир кишәрлекләре, шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектларын кору, юллар салу өчен коридорлар салынмаган.
Күрсәтелгән документациянең булуы территорияләрдән нәтиҗәле файдалануга, шул исәптән хуҗалык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм җир кишәрлекләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итәр иде.
Файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү нәтиҗәлелеге кызыксынган федераль дәүләт хакимияте органнарының, субъектларның һәм җирле үзидарә органнарының уртак һәм җайга салынган эшенә бәйле.