ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференцэлемтә режимында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге сораулар буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында катнашучылар зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча проблемалы мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасында 3 660 зират исәпләнә, алар 4 224 җир кишәрлегендә урнашкан, шуларның 4 033е рәсмиләштерелгән, 191е рәсмиләштерелмәгән.
Рәсмиләштерелмәгәннәр буенча:
56 – урман фонды җирләрендә,
52 – шәхси җирләрдә (29-юр.затлар, 23-часть. пай җирләре,
28 - кадастр эшләре үткәрелә,
27 - генпланнарны эшләп бетерү таләп ителә,
26 - категорияне күчерү өчен документлар әзерләү,
2 - Министрлыкта тикшерү барышында.
2022 ел башыннан ТР Министрлар Кабинетының 6 кишәрлек категориясен күчерү турында 2 карары кабул ителде.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә 6 муниципаль районда җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшләре тәмамланган. Бу-Арча, Буа, Зәй, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән муниципаль районнары.
Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр һәм дәүләт күзәтчелеге органнары белән берлектә үткәрелгән гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү нәтиҗәләре каралды. Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 926 ГТС ачыкланган, шул исәптән -
57 ГТС хуҗасыз санала. Әлеге объектлар буенча хәзерге вакытта учетка кую буенча эш алып барыла.
Моннан тыш, Казан шәһәрендә, Алексеевск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балык Бистәсе муниципаль районнарында 13 причал ГТС рәсмиләштерергә кирәклеге билгеләп үтелде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир биләмәләреннән файдалану һәм авыл җирлекләрен төзү буенча генераль планнар һәм кагыйдәләрне эшләү, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның бердәм дәүләт реестрына кертү турында һәм бердәм мәгълүмати ресурска, шул исәптән магистраль торба үткәргечләрнең саклау зоналарына мәгълүматларны кертү буенча эшләрнең барышы турында да сөйләштеләр.