Казан мэриясенең эшлекле дүшәмбесе барышында шәһәрнең башкарма комитеты мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кремлев агымдагы елда Казанның югары төгәллекле ортофотопланын булдыру планнары турында сөйләде.
Аның нигезендә җирлекнең цифрлы моделе төзеләчәк һәм яшелләндерелгән территорияләрне цифрлаштыру үткәреләчәк. Шулай ук якын арада инженер инфраструктурасын инвентаризацияләү, юлларның цифрлы игезәкләрен төзү, даими bim-модель процессларына иңдерү, шәһәрнең 3D-моделен җитештерү планлаштырыла.
Цифрлы игезәкләр бердәм координат системаларында бер-берсе белән тулы рәвештә килешенгән барлык пространство белешмәләрен бер модельгә берләштерүне күздә тота. Әлеге эштә иң мөһим этап – хәзерге вакытта объектлар координаталарын билгеләү өчен республика территориясендә югары төгәллекле координат-вакыт кырын тәэмин итүче база станцияләре челтәренә ортофотопланнарны сыйфатлы рәвештә бәйләү.
Хәзерге вакытта Татарстанда алты дифференциаль геодезик странция эшләп килә, шуларның берсе – ТР югары төгәллекле позиционирование челтәре (СВТП РТ). Әлеге челтәр модернизацияләүне һәм Росреестрның геодезик станцияләре федераль челтәрләре составына кертүне таләп итә. Аннан соң аны коммерция челтәрләрен бәйләү өчен дә, кулланучылар эшләр өчен дә эталон челтәр буларак кулланып булачак.
СВТП РТ проектын гамәлгә ашыру геодезия һәм картогафия эшләрен башкарганда чыгымнарны киметергә, юллар төзү һәм аларны төзекләндерү өчен, социаль объектлар, газ юллары өчен проект документларын җитештергәндә инженер тикшеренүләре сыйфатын күтәрергә, шулай ук цифрлы игезәкләрне булдыру өчен кирәкле пространство белешмәләре нәтиҗә булып торган башка эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен мөмкинлек бирәчәк.
Белешмә өчен: 2021 елда Роскартография тарафыннан аэрофотосъемка үткәрелде. Аның барышында унмеңлек масштабта республиканың бөтен территориясенә һәм икемеңлек масштабта ТР зур торак пунктларына ортофотопланнар ясалды. Бу тагын да зуррак масштаблы картографик материалларны яңартырга мөмкинлек тудыра. Аның нигезендә шулай ук республикада территориаль планлаштыру, шәһәр төзелеше документларын җитештерү белән бәйле күптөрле бурычлар гамәлгә ашырылачак.