ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин Татарстанның пространство мәгълүматлары илкүләм системасында катнашуы турында сөйләде

2022 елның 13 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Фәнил Әһлиуллин «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 2021 елның декабрендә расланган, дип искә төшерде.

Август башында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинскийның республикага визиты кысаларында илкүләм пространство мәгълүматлары системасын үстерүнең стратегик нигезләре тәкъдим ителде. Системаның төп юнәлеше булып Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыру тора.

Татарстанда ТР Премьер-министры һәм Росреестрның ТР буенча Идарәсе тарафыннан «Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын тормышка ашыру буенча 2022 – 2024 елларга Татарстан Республикасының «юл картасы» расланды. Республиканың барлык районнары белән диярлек чаралар үтәлеше план-графикларына кул куелды.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук торак пунктлары һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (КМБР) кертү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Бүгенге көндә бердәм дәүләт реестрында 342 муниципаль берәмлек составына керүче 3119 торак пунктының 1210ы чикләре турында мәгълүмат бар.

Төрле башкаручыларның эшендә 218 җирлекнең генераль планнары бар, аларның үтәлеше 779 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.

Гамәлдәге закон нормаларыннан чыгып, калган мең кырык сигез торак пунктының чикләрен кадастр исәбенә кую өчен тагын 353 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә яки муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларын эшләү юлы белән чикләрне билгеләргә кирәк.

Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, генераль планнарны эшләү буенча килешүләрне, нигездә, муниципаль берәмлекләр тарафыннан эшләү өчен беренчел мәгълүматлар бирүнең сузылуы яки алар булмау аркасында төгәлләү мөмкин түгел.

Шулай ук кайбер килешүләрне урман фонды җирләре белән кисешүләр булу һәм заказчының өстәмә эшләр башкаруга (әйтик, ызанлау) финанславы булмау аркасында төгәлләү мөмкин түгел.

Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды тарафыннан торак пунктларның чикләре муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү аша билгеләнергә мөмкин булган авыл җирлекләре билгеләнгән.

Бүгенге көндә 35 муниципаль район тарафыннан территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү аша торак пунктлар чикләрен билгеләү планлаштырылган (35 райондагы 360 авыл җирлеге, 1100дән артык торак пунктны үз эченә алган).

Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, чикләрне билгеләүнең әлеге механизмын куллану процессны шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта пространство мәгълүматлары фонды эшендә 225 авыл җирлеге буенча территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү проектлары бар, бу исә 692 торак пункты чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертергә мөмкинлек бирәчәк. 2022 ел ахырына кадәр муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү аша бердәм дәүләт реестрына торак пунктларның 500 чиген кертү планлаштырыла.

Территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертүгә килгәндә, 913 җирлектәге территориаль зоналарның якынча саны 12,6 мең тәшкил итә.

Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең 282 проекты эшләнелә. 560 ПЗЗ проекты эшләргә кирәк.

2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 209 авыл җирлеге расланган. Әмма территориаль зоналар кадастр исәбенә бары 71 расланган ПЗ буенча гына куелган. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы җирле үзидарә органнарын бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3,5 мең километрга якын. Бүгенге көндә Оренбург өлкәсе, Чуаш Республикасы һәм Башкортостан Республикасы белән чик билгеләү турында килешүләр төзелгән. Июль аенда Оренбург өлкәсе белән чик кадастр исәбенә куелган.

Марий Эл Республикасы белән чик узу проекты килештерелгән. Килешү Марий Эл Республикасына кул куюга юнәлдерелгән.

Ульяновск өлкәсе белән чик үтү проекты ике як белән дә килештерелгән. Килешү материаллары комплектлары июль башында кул кую өчен Татарстан Республикасы Президенты Администрациясенә җибәрелгән. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ җир төзелеше эше материалларын әзерләү буенча эш алып бара.

Самара өлкәсе белән чикне узу проекты ике як тарафыннан да килештерелгән. Самара өлкәсе адресына координаталар каталогы буенча Татарстан Республикасы искәрмәләре җибәрелгән. Самара өлкәсеннән координаталарның төзәтелгән каталогы кергән, пространство мәгълүматлары фонды аны тикшерә.

Удмурт Республикасы белән төп чикне узу проекты килештерелгән. Хәзерге вакытта урман фондының 2 басу аша кишәрлеге алмашу килештерелә.

Киров өлкәсе белән чик үтү буенча эш проекты килештерелгән.

Бу юнәлештә эш дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International