Кичә ТР Пространство белешмәләре фондында Ил күләм су белән тәэмин итү һәм су үткәрү ассоциациясе президенты Светлана Гафарова һәм РФ Төзелеш министрлыгының НИИСФ РААСН баш фәнни хезмәткәре, “Табигый һәм агым суларны чистарту технологиясе” фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе Елена Гогнина белән ВКС-киңәшмә үтте.
Әлеге очрашу Фондның экологик ярдәм күрсәтү секторы җитәкчесе Татьяна Копотеваның Мәскәүдә узган “Экология” форумында авыл территорияләрендә су үткәрү проблемасы турында ясаган чыгышыннан соң оештырылды. Ул тәкъдим иткән хәл итү юллары Мәскәү хезмәттәшләрен кызыксындырды, шуңа бәйле төбәк дәрәҗәсендә өстән агып төшкән ашым суларын чистарту, җыю һәм куллану алымнарын булдыру турында фикер алышу кирәклеге әйтелде.
Су агызу проблемасы территорияне планлаштыру проектларын эшләү стадиясендә актуальләшә: Фондка инвесторлар мөрәҗәгать итә, алар, кагыйдә буларак, үзәкләштерелгән су агызу системасы булмаган, ә су объектлары РФ Су кодексының 44 статьясында бәян ителгән таләпләрне канәгатьләндермәгән авыл җирлекләрендә зур булмаган территорияне үстерүне планлаштыралар. Өске агымлы суларны рельефка агызу исә тыела.
Территорияне планлаштыру проектларын ясау кысаларында яңа үсеш территорияләре өчен чистартылган агым суларын куллану буенча җирле карарлар эзләнелә.
Очрашу ахырында башкаладагы хезмәттәшләр Татарстан Республикасы территориясендә гидробионт үсемлекләр тарафыннан чистартылачак ясалма буалар һәм техник бакчалар кору буенча пилот проект тәкъдим итте.