ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2022 ел
җомга

1 июльдән 26 августка кадәр Татарстанда традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе үткәрелә.

Министрлык ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясендә катнаша. Бүген министр Фәнил Әһлиуллин балаларга быел беренче сыйныфка баручы министрлык хезмәткәрләре балаларына мәктәп портфельләре һәм мәктәп-язма кирәк-яраклар җыелмасын тапшырды.

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Фәнил Әһлиуллин икътисадый эшчәнлекнең алып барыла торган төрләре буенча бурычлы кешеләр белән эшләү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

 


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

29.07.2022 көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 68 926 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 17 529, Яр Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә керде.

 


2
август, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 31 нче июль торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 3 738,9 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 880,3% ка үтәлде.

 


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе субьектлары – Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы чик турындагы белешмәләр “Татарский” кадастр округына карата Бердәм күчемсез милек реестрына кертелде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.

Очрашуда «Пространство мәгълүматларының илкүлм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан 20 сынау төбәге арасына керде, алар территориясендә гражданнар, дәүләт һәм бизнес өчен бердәм цифрлы ПМИС бердәм платформасының беренче сервислары эшләтеп җибәреләчәк.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

 


29
июль, 2022 ел
җомга

Бүген «Искра» спорт-сәламәтләндерү лагерендә 2006-2007 еллардагы балалар өчен «Киләчәк технологияләре: квант компьютеры» дигән темага «Цифрлау дәресе» узды.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International