ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 17 ноябрендә Дәүләт Думасына “Геодезия, картография,  пространство белешмәләре законына һәм РФ аерым закон чыгару актларына төзәтмәләр кертү турындагы” Федераль законына һәм “РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы хөкүмәт закон проекты кертелде.

 


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18.11.2021 чираттагы ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Комиссия утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет вәкиле , ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры  Олег Булгаков катнашты.

 

“Төзелеп килүче Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле машина юлы” М-12 объекты төзелеше кысаларында Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лаеш, Югары Ослан, Кайбыч, Апас муниципаль районнары территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә ачык сервитутлар билгеләү соравы буенча киңәшмә үтте.

 бүлгеч газүткәргечләрен, элемтә һәм электрика юлларын үзгәртеп коруны тәэмин итү өчен башкарыла.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процент;

Арендалауның икенче елында – 0 процент;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процент;

Арендалауның бишенче елында – 75 процент;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

 


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Бадминтон үзәге базасында бадминтон буенча ярышлар узды.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы бәяләүчеләр Союзы Идарәсе утырышы узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының профильле подразделениеләре хезмәткәрләре һәм Идарә әгъзалары Казан федераль университетының проект менеджменты Һәм бизнесны бәяләү кафедрасы мөдире, профессор Азат Сафиуллин мәгълүматын тыңладылар.

Идарә әгъзалары гамәлдәге чикләүләр шартларында имтихан үткәрүнең югары дәрәҗәсен, катнашучыларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү буенча күрелгән чараларны, Россиянең 30 дан артык төбәгеннән килгән дәгъвачыларның күп санлы уңай фикерләрен исәпкә алырга кирәк дип саный.


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия Республикалары арасындагы чикне билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә ярдәмендә очрашуда Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

 


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 502,16 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты алдындагы бурыч 31.10.21 көн торышына  127,55% ка үтәлгән.


6
ноябрь, 2021 ел
шимбә

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы барлык республика халкын дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый!

Бүген Татарстан Республикасы үзе өчен аеруча әһәмиятле көн — Конституция көнен билгеләп үтә.

1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде – Татарстан Республикасында Законлылык, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре гаранты. 29 ел Конституциянең принципиаль нигезләмәләре үзгәрешсез кала, бу конституциячел төзелешнең тотрыклылыгы, Татарстан Республикасы дәүләт төзелешенең сизелерлек казанышы турында сөйли.


4
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы халкын, Россиянең күпмилләтле халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлый!

Халыклар бердәмлеге көне 2005 елның 4 ноябреннән бирле билгеләп үтелә, әмма аның тарихы күпкә иртәрәк — берничә гасыр элек башлана.

Бу дәүләт бәйрәме XVII гасыр башындагы, төрле милләт һәм дин вәкилләре көрәшкә күтәрелгәч, державаның бөтенлеген торгызды, Ватанны саклап калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International