ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 30 апреленә булган мәгълүматлар буенча, дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 142,85 миллион сум салым булмаган табыш керде. Шулай итеп, Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 30.04.2020 көнгә 28,72 % ка үтәлгән.

 

Тэги: Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр

8
май, 2020 ел
җомга

Бу бәйрәм Россия тарихында иң якты һәм тантаналы дата булып тора. Бу көн Ватаныбызның зур корбаннары бәрабәренә батырлык, кыюлык, ышаныч һәм максатчанлыкны гәүдәләндерә. Шул тарихи датадан никадәр күбрәк вакыт узса, солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең миссиясенең әһәмияте шулкадәр төгәл аңлана.

Бәйрәм белән сезне, сугыш юлые үтеп, аның барлык ачысын татып белүче һәм күрүчеләр! Сезнең алда баш иябез.

Бәйрәм белән сезне, тыныч вакытта туган һәм шундый югары бәя белән килгән тынычлыкны саклап калу өчен бурычлылар!

Ватаныбызның күк йөзе һәрвакыт тыныч һәм аяз булсын!

Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм игелек телибез!

Тэги: Бөек Җиңүгә 75 ел

7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1945 ел маеннан 75 ел вакыт узды. Яңа буыннар үсеп җитте. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерактагы тарих. Әмма һәлак булганнар һәм сугышның бар афәтен кичерүчеләр безгә дәүләтебез  елъязмасындагы каһарманлы-фаҗигале битләрне онытырга ирек бирмәсләр. Күпмилләтле Татарстан халкының фашистлар Германиясен тар-мар итүгә  керткән өлеше турында статистик мәгълүматларны игътибарыгызга  тәкъдим итәбез.

Тэги: Бөек Җиңүгә 75 ел

6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды»ДБУ вәкилләре катнашты.

 

Тэги: Чикләрне билгеләү

Катлаулы эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә килеп туган яңа коронавирус инфекциясе COVID-луга тюл куймау максатыннан чыгып, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карамагындагы «Матди тәэмин итү идарәсе» учреждениесендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларын тәэмин итүче транспчараларына атналык санитар эшкәртү үткәрелә.


1
май, 2020 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый! 1 Май хезмәт бердәмлеген, чәчәк атуны һәм иҗатны символлаштыра.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда пандемиядән иң зур зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар өчен федераль ярдәм чаралары карала. Шуларның берсе - процентсыз кредитлар. Кредит өчен процентлар федераль бюджет хисабына капланачак.

Тэги: Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм

27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 1 процентлы микрозайм рәвешендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Займнан элегрәк федераль һәм республика чараларыннан файдалана алмаган һәм аеруча зур зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелмәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары файдалана ала. Ярдәм, беренче чиратта, икътисадның реаль секторында эшли торган эшкуарларга кагыла һәм 27 нче апрельдән гамәлгә ашырыла башлаячак.

Займ суммасы 2 елга кадәр 100 мең сумнан 2 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ташламалы ставкасы беренче 6 ай гамәлдә булачак, аннан соң ставка, алдагы икътисадый вәзгыятькә карап, арттырылачак. 2020 елның мартына карата халыкның кимендә 90%ын эш белән тәэмин итүкән эшкуарлар өчен калган чорга процент ставкасы – РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың яртысын, башка очракларда – килешү төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә калачак.

 

Тэги: Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм

24
апрель, 2020 ел
җомга

24.04.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» Коммерциячел булмаган оешма, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Тэги: Ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында  «Җир асты байлыклары турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бу нисбәттән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проектына төзәтмәләр таблицасы тәкъдим итте.

"Әлеге закон проектына безнең Комитет тәкъдим итә торган үзгәрешләр «Җир асты байлыклары турында» 2019 елның 2 декабрендәге 396-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә  бәйле рәвештә эшләнде, – диде ул. –  Бу үзгәрешләр нигезендә җир асты байлыкларыннан файдалануның яңа төре кертелә. Ул  – авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм чыгару технологияләрен эшләү өчен җир асты байлыкларыннан файдалану.  Әлеге максатлар өчен җир асты байлыклары файдалануга бирелә торган  файдалы казылмаларның конкрет төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк".

Шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга алда әйтеп үткән процесс вакытында  авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны чыгару хокукы да бирелә. Мондый хокук бирүнең нигезләре һәм  файдалану сроклары  кабул ителгән Федераль законда билгеләнгән. Федераль закондагы үзгәрешләрне «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законында чагылдыру таләп ителә.

 

Тэги: Законнардагы үзгәрешләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International