ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

ТР муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге 2017 елдагы эшчәнлекләре буенча мәгълүмат әзерләнде.

Мәгълүматлар белән тулырак ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең рәсми сайтында "Документлар" бүлегенең "Аналитик материаллар" бүлекчәсендә яки ссылка буенча таныша алалар:  http://mzio.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1259475.pdf.


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның апрель аенда «Безнең Татарстан» VIII Республика яшьләр форумының финалы узачак.

Форум кысаларында “Ситуационных үзәкләрнең элементлар территориясе” мәйданчыгы формалаштырылачак.

Форумда 14 яшьтән 30 яшькә кадәр яшь кешеләр, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.

Теркәлү узарга һәм өстәмә мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин.


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

       2018 елның 25нче гыйнварында  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Лаеш муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен һәм торак йорта сату-алу килешмәләре төзүгә кагылышлы иде.

ТР Министрлар Кабинетының 30.08.2014 № 628  «Татарстан Республикасының дәүләт милке реестры турындагы нигезләмәне раслау турындагы” карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен ТР Дәүләт реестрын актуальләштерү эшен башкара. Татарстан Республикасының төрле хокукларындагы мөлкәт белән идарә итүче юридик шәхесләргә 2018 елның 30апреленә кадәр ТР ҖИр һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Реестр турындагы нигезләмәнең 2.3 п нигезендә мөлкәт турындагы мәгълүматларны тапшыру мөһим.

Белешмә өчен телефоннар: 221-40-52, 221-40-51, 221-40-38, 221-40-50   (внутренние   телефоны:   2-20, 2-85, 1-57, 1-27).


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

23.01.2018 ТР Бәяләүчеләр Союзы утырышында Партнерлык әгъзаларының чираттагы еллык гомуми җыелышының көне билгеләнде- 15 мартта, 2018 елда 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһ., Вишневский ур., 26. Җыелышның көн тәртибендәге сораулар буенча көн тәртибе һәм материаллар исемлеге Партнерлык әгъзаларына февраль уртасына кадәр җибәреләчәк.  Җыелышта катнашу хокукына ия булган затлар исемлеге 23.01.2018 Партнерлык әгъзалары Реестры мәгълүматлары буенча төзелде. Идарә тарафынна 2016 елда керү взнослары күләме һәм түләү шартлары турында карар кабул ителде.

    Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановка җибәрелгән мәгълүмат нигезендә муниципаль берәмлекләрдә бәяләү сыйфатын күтәрү мөһим булган очракта, бу юнәлештә белгечләрне өйрәтүгә ташламалар ясалачак. Аерым алганда, Партнерлык оешмасына (шәхси эшмәкәрләр) яңа керүчеләр “Оешмалар (эшмәкәрлек) хакын бәяләү" программасы буенча хезмәткәрләрен җибәргән очракта керү взносын түләүдән азат ителәләр.

    Утырыш катнашучылары тарафыннан ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең 2018 елга төзелгән План проекты нигез итеп кабул ителде.

Анда Партнерлыкның төп эшчәнлеге дә, инновацион һәм социаль юнәллешле проектлар да күрсәтелгән.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 925,38 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, 31.12.2017 көнгә статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 91,08  миллион сум - план 106,3 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 77,7 миллион сум – план 101,3 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 3 миллион сум – план 110,7 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 160 миллион сум – план 101,03 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 1 130,64  миллион сум акча кергән - план 100,8 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 57,5 миллион сум табыш кергән– план 100% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 346,4  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 58,6 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән.

 

Татарстан Республикасының “2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның план периодына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы” 30.11.2017 № 85-ЗРТ законы нигезендә 2018 елга дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 339,48 млн.сум керем керә дип прогнозлана.

Статьялар буенча 2018 елда:

мөлкәтне арендалаудан – 66,09  миллион сум;

җирне арендалаудан – 60,37 миллион сум;

сервитуттан – 2,37 миллион сум;

мөлкәтне сатудан – 25 миллион сум;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 57 миллион сум;

дивидентлардан – 106,32  миллион сум;

чиста табыш өлешеннән – 28,43 миллион сум табыш керергә тиеш.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

  • Хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгына;
  • Хокук идарәсенең дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлегенә әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Бәяләү бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч;
  •  Җир ресурслары идарәсенең җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге 1 разрядлы өлкән белгече.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 17 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

  • Ишмаков Ислам Альмир улы;
  • Паймухин Александр Валентин улы;
  • Гриднев Никита Сергей улы конкурста җиңеп чыктылар.

Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 25 гыйнвары көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Лаеш муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүне камилләштерү максатыннан гражданнар арасында сорау уздыра. Теләгән кешеләр рәсми сайтның "Түләүсез юридик ярдәм" бүлегендә анкета тутыра алалар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International