2018 елның 10 феврале көнне Казанда "Россия чаңгы юлларя-2018" традицион Россиякүләм чаңгы ярышлары старт алды. Массакүләм ярышлар 3 мәйданда: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы буенда һәм Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре елдагыча чаңгы ярышларында актив рәвештә катнаштылар.
2018 елның 9 феврале көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тотышы таләпләрен үтәү һәм мәнфәгать конфликтларын җайга салу буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышта комиссия әгъзаләре тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең үз функцияләрен башкарган вакытта коррупциялек куркынычын бәяләү буенча сорау каралды. ТР дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын башкарган вакытта коррупциялек куркынычы белән бәйле дәүләт гражданлык вазыйфалары исемлегенә ел саен үзләренең еллык керемнәре, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары, шулай ук иренең (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар тапшырырга тиешле Министрлыкның 103 дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең 99 хезмәткәре кертелде.
Киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары, ТР бәяләүчеләр Союзының бәйсез әгъзасы Фәрит Мусин рәислегендә бәяләү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Киңәшмә Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесенең урынбасары Темирлан Шабанов белән Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелек составы белән эшлекле очрашулар дәвамы булды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре кунакка муниципаль берәмлекләр белән төзелгән Килешмәне тормышка ашыру, министрлыкның дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү сыйфатын күтәрү эшечәнлегендәге катнашы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков Партнерлыкның эксперт потенциалын тәкъдир итте, соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча федераль дәрәҗәдә һәм Россия төбәкләрендә, шул исәптән, ЮФО һәм Төньяк Кавказда ирешелгән уңышлар, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, социаль һәм агарту эше, уртак коррупциягә каршы эшчәнлек турында сөйләде. Тәкъдир итү барышында кунаккаТР Бәяләүчләр Союзының әлеге тематика буенча эшләнмәләре тапшырылды, конкрет килешүләр турында әңгәмәне дәвам итүгә ирешелде.
ТР Бәяләүчеләр союзының тарифлар политикасы буенча комитеты утырышында 2018 елга мөлкәтне бәяләү буенча хезмәт өчен тәкъдим ителгән минималь тариф проектын карадылар. Проект Комитет рәисе Игорь Карасев тарафыннан кертелде. Партнерлыкның мониторинг нәтиҗәләре буенча ел саен бирә торган мәгълүмат белешмәләре заказ ясаучыларга аукцион һәм конкурслар үткәргән вакытта бәяләргә ориентирлашугә ярдәм итә. Тәкъдим ителгән минималь тарифлар ТР Бәяләүчеләр союзы Идарәчелеге тарафыннан расланылганнан соң күчемсез милек мониторингының яңартылган җыелмасына керәчәк. Проектка үз тәкъдимнәрен шулай ук Комитет әгъзаләре Людмила Аитова, Павел Лызлов һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белгечләре дә керттеләр.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагыстан Республикасы Хөкүмәте һәм Администрация Башлыгы җитәкчесе урынбасары Темирлан Шабанов белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда ике республикада да җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча актуаль сораулар каралды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белгечләре кунакны министрлык эшчәнлеге , норматив база белән таныштырдылар һәм киләчәккә үсеш планнары белән уртаклаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның гыйнвар аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 53,44 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 7,58 миллион сум - план 12,6 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 3,97 миллион сум – план 6 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,05 миллион сум – план 2,3 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 0,41 миллион сум – план 1,6 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 0,4 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 20,3 миллион сум табыш кергән– план 39,9% ка үтәлгән;
дивидентлардан – 20,72 миллион сум – план 19,5 % ка үтәлгән;
11.01.2018 үз көченә кергән 31.12.2017 № 507-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде, РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ нең аерым закон актларына үзгәрешләр, шул исәптән җирлекләрнең генераль планнарын карап тоту өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Әлеге законның 1 маддәсе нигезендә РФ Шәһәр төзелеше кодексынның 23 маддәсе 5.1 бүлеге белән түбәндәге эчтәлектә тулыландырылды:
5.1. Торак пунктларның чикләре (шул исәптән торак пунктлар чикләре) җирлек яки шәһәр округы составына керүче чикләр турында мәгълүматларт генераль планга мәҗбүри кушымта булып барырга тиеш.
Шуңа бәйле рәвештә, җирлекләрнең генераль планнар проектлары үзенең составында мәҗбүри кушымтаны булдырыга тиеш.
ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацияләү Советы утырышында экспертлар тарафыннан Әлмәт муниципаль районының Мөлкәт һәм җир палатасыннан килгән сорау хаты нигезендә Киров шәһ. "ЮСБ" ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән бәяләү турындагы исәп-хисап тикшерелде. Исәп-хисапны рецензияләүгә җаваплы буларак Партнерлык эксперты Марат Сөләйманов чыгыш ясады. Экспертлар исәп-хисапның "РФ бәяләү эшчәнлеге турындагы" Федераль закон таләпләренә һәм эшлекле практикасына туры килми дип билгеләделәр.
Киңәшләшү вакытында үзләренең нигезле тәкъдимнәрен, ачыкламаларын һәм өстәмәләрен шулай ук Партнерлык экспертлары Дмитрий Захматов һәм Юрий Чеботарев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре Лариса Швецова ёщм Зөлфия Камалова, Әлмәт муниципаль районының Мөлкәт һәм җир палатасының юридик бүлеге җитәкчесе Алсу Баһманова да керттеләр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.
“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләренә еллык гомум җыелышларның көн тәртибенә һәм акционерлык җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләрен этәрү буенча тәкъдимнәр белән белдерү кәгазьләре җибәрелде.