Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының инвестицион климат торышын яхшырту һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2024 елның декабрендә кадастр бәясен яңадан бәяләүгә 177 мең күчемсез милек объекты кергән.
«Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» коллективы, «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» белән берлектә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә һәм вакыйгаларга битараф булмаска һәрвакыт әзер.
«Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерциячел булмаган партнерлык идарәсенең быел беренче утырышында 2025 елга эш планы расланды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР милкендә булган, өченче зат хокукыннан азат булган милекне арендалау шартнамәләре төзү хокукына аукцион игълан итте.Баулы һәм Чистай районнарында – җир кишәрлеге булган торак булмаган биналар, Бөгелмәдә –гаражлар һәм 1 192 кв. м мәйданлы бина, Аксубай районында-дуңгыз фермасы арендага бирелә. Аренда озак сроклы нигездә һәм ташламалы шартларда МСП субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен биләү һәм (яисә) файдалану хокукында каралган.
2024 елда Татарстанның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә (21 муниципаль районда, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә) ятим балалар дәүләт хисабына 621 бер бүлмәле фатир алды.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров дәүләт граждан хезмәткәрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышын уздырды.
2025 елның 1 мартыннан җир аукционнарын үткәрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертеләчәк. Үзгәрешләр 2024 елның 28 декабрендәге 538-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар министрлык сайтында аренда өчен өченче зат хокукларыннан азат булган күчемсез милек объектлары белән таныша алалар.
Агымдагы елның 31 гыйнварында Мәскәүдә «Хатын – кыз-милләт байлыгы 2024-2025» II Халыкара форумы узачак. Форумның төп бурычлары-гаилә учагын һәм традицион кыйммәтләрне саклаучы, илдә һәм дөньяда теләсә нинди казанышлар өчен гармонияле киңлек булдыру чыганагы буларак хатын-кызның чын мәгънәсендә тирән ролен ачу.