2017 елның 12 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 41 976 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 9 795, Яр Чаллы шәһәрендә – 5 676 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 32 922 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 4 648, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 736 җир кишәрлеге бирелгән.
Килешмәнең яңа басмасы РФ Җир Кодексына кертелгән яңа үзгәрешләрне, “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы” №218-ФЗ гамәлгә керүне истә тотып төзелде.
Бу килешмәләр Татарстан Республикасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт политикасын формалаштыру максатыннан эшләнелде. Моннан тыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республиканың муниципаль берәмлекләре милке белән идарә итүдә закон проектларына тәңгәл китерү һәм документлар пакеты тулылыгы сораулары буенча методик ярдәм күрсәтелә.
Килешмәләр төзелгән чордан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан барлыгы 11 500 муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эше тикшерелгән. Шуның өстенә, 2017 елның 1 яртыеллыгы дәверендә үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча документларны җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кире кагылуның төп сәбәпләре ачыкланды:
- документлар дөрес төзелмәү (82,4% сату-алу эше буенча документлар кире кагылды);
- документлар пакеты тулы булмау (28,3%);
- закон таләпләрен бозып төзелгән сату-алу эше (19,6%);
- бәяләү буенча кимчелекләр (12,8%).
Очередное заседание Общественного совета при Министерстве земельных и имущественных отношений Республики Татарстан 12 июля 2017 годаначалось с рассмотрения Плана антикоррупционной работы Минземимуществе РТ. Актуальный вопрос осветила Дарья Проценко, ответственная за антикоррупционную работу в Минземимуществе РТ. Она также рассказала о взаимодействии в данном направлении с членами Общественного совета, в частности, в Комиссии по противодействию коррупции при министре земельных и имущественных отношений Республики Татарстан, и в части реализации функций общественного контроля и актуальных вопросов, рассматриваемых на Совете. Члены Общественного совета задали вопросы докладчику, одобрили в целом и приняли к сведению представленную информацию.
2017 елның 20 июле көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Кукмара муниципаль районының авылларына халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк.
Расширенное заседание Правления Союза оценщиков РТ прошло 12 июля 2017 года с участием членов Комитета по образованию и профподготовке, профильных органов, в частности, руководителей оценочных организаций Алины Миннахметовой, Антона Виноградова, Ляли Идиятуллиной, структурных подразделений ВУЗов-партнеров - Азата Сафиуллина (Казанский федеральный университет), Рустема Сиразетдинова (КГАСУ), Нели Мухаметхановой (КИУ (ИЭУП), Зульфии Губеевой (ТИСБИ). Такой состав обусловлен серьезными изменениями в законодательстве об оценочной деятельности и необходимостью выработки стратегии взаимодействия оценочных организаций-работодателей, органов власти и ВУЗов - партнеров Союза оценщиков РТ. Открывая заседание, Президент Партнерства Андрей Лисичкин подчеркнул, что с 1 июля 2017 года недостаточно иметь профильное образование и быть членом СРО, чтобы заниматься оценкой. Обязательным условием является сдача квалификационного экзамена, где опубликованы лишь общие темы для подготовки по трем основным направлениям оценки. Полномочия по приему экзамена Минэкономразвития России передало специализированному бюджетному учреждению - Федеральному ресурсному центру по подготовке управленческих кадров (ФРЦ). В ходе заседания состоялся оживленный обмен мнениями о подготовке сотрудников организаций - членов Партнерства к экзамену, перспективах его проведения на региональных площадках, была намечена конструктивная программа действий с учетом имеющегося опыта и позиционирования на федеральном уровне. Участники заседания отметили, что недоработки в организации экзамена приведут к фактической остановке, в первую очередь, на региональном уровне, госзакупок и иных сделок, где оценка обязательна. Соответственно, резко сократятся бюджетные поступления. О сложившейся ситуации Правлением поручено исполнительной дирекции проинформировать Минземимущество РТ, довести информацию до руководства республики, подготовить проекты писем в федеральные органы власти и уполномоченные организации. Партнерство параллельно должно обеспечить качественную подготовку и сдачу экзамена своим членам. В конечном итоге, отсечение неквалифицированных оценщиков послужит главной задаче Союза оценщиков РТ - повышению качества и уровня оценки.
“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон нигезендә барлык акционерлык җәмгыятьләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрү төгәлләнде. Акционерларның еллык гомум җыелышларында җәмгыятьләрнең 2016 елга исәп-хисаплар расланды, дивидентлар түләү, 2017-2018 елга яңа директорлар составы һәм ревизия комиссияләре сайланылды.
17 акционерлык җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетына дивидендлар күчерү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы бюджетына 300 млн. сум акча керәчәк.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Ютазы муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
2017 елга расланган дәүләт йөкләмәсе нигезендә дәүләт милкен карап тотуны тәэмин итү максатыннан «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ тарафыннан Константиновка бистәсендәге бина түбәсен төзекләндерү өчен төзү маҗтериалларны сатып алуга электрон аукцион үткәрү турында белдерү бирелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2017 елның гыйнвар-июнь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1549 сату-алу эше буенча 1277 мөрәҗәгать каралды, шуларның 544 сату-алу эше башкару килешенде. 1005 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Сарман муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:
1. башка оешмалар милкендә булган газ будкасы һәм трансформатор станциясе астындагы җир кишәрлеге межаланмаган;
2. гомуми мәйданы 288 кв.м салкын склады ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка сүтелгән;
3. 643,5 кв.м мәйданлы бина башка оешма милкендә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.