ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында 2017 елның 13 маенда Казан шәһәре Үзәк стадионындагы футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлетика буенча эстафета булды.
ТР министрлыклары һәм ведомстволарының 29 командасы арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да ктнашты.
12.05.2017 шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Кама аръягы зонасы авыл җирлекләре җитәкеләре белән семинар- киңәшмә үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чистай һәм Аксубай муниципаль районнары вәкилләре – 170 тән артык кеше көндәлек туа торган сораулар турында сөйләштеләр. Семинарда катнашучыларны Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде. Ул районның социаль-икътисади торышы, мәдәни һәм милли мираслары белән таныштырды.
Семинар-киңәшмә барышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды.
11.05.2017 Лениногорск шәһәрендә министр урынбасары Фәрит Мусин катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.
2017 елның 11 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрү юлы белән автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Сатуга куелган 7 автотранспорт чарасының 3 се сатылды. Сатудан кергән 1 249 790 сум акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.
Бүген ТР Дәүләт Советында Җир Кодексының 33 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бер үк вакытта 3 укылышта кабул ителде. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән документ финанс, кредит оешмаларыннан, намуссыз йорт төзүчеләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында төзелгән.
600 артык минзәләле “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.
9 май - Бөек Җиңү көне йөзләгән минзәләле фронтовик туганнарының портретларын тотып “Үлемсез полк” акциясенә кушылдылар. “Үлемсез полк” колоннасы иртәнге сәгать 8 дә район мәдәният йорты каршында формалашты. Монда ук колоннага ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлы Азат Хамаев, муниципаль район башлыгы Айдар Сәләхов һәм башкалар кушылдылар.
Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу елда гына да фронтта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән якташлар исемнәре Минзәләнең Үлемсез полкы исемлегенә кертелде.
«Минзәлә» газетасы материаллары буенча
2017 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 300 дән артык га булган 130 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 37 карар чыгарды.
Шул исәптән җир кишәрлекләренең гомуми мәйданының 85 % ы урта һәм кече эшмәкәрлек өчен нефть чыгаручы оешмалар өчен, карьерлар, юл сервисы, элемтә объектлары урнаштыру өчен сәнәгать һәм башка махсус категорияләргә күчерелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең тарихи өлешендә урнашкан Нагорная ур. 6 йорт адресы буенча урнашкан бина комплексы җир кишәрлеге белән сатуга куелды.
Башлангыч бәя – 107 701 000,00 (йөз дә җиде миллион җиде йөз дә бер мең) сум НДС исәбеннән башка.
Аукцион адымы -1 184 700,00 (Бер миллион йөз сиксән дүрт мең җиде йөз) сум.
Электрон формадагы аукцион үткәрү датасы һәм вакыты: 18.05.2017, башлана: 09.00 сәг.
Тулырк мәгълүмат өчен тел.264-30-81. Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.
Министерством земельных и имущественных отношений Республики Татарстан в 2016 году совместно с отраслевыми министерствами проведены мероприятия по инвентаризации неиспользуемых объектов недвижимости находящихся на территории Республики Татарстан. По результатам проведенной работы выявлено 83 незадействованных объектов недвижимости, пригодных для использования. Данный перечень представлен на сайте Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан, с целью привлечения частных организаций.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 4 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 131,24 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 4 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 28,36 миллион сум - план 59,26 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 19,53 миллион сум – план 35,03 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,83 миллион сум – план 133,87 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 8,1 миллион сум – план 27 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 1 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 52,16 миллион сум табыш кергән– план 101,68 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 0,11 миллион сум – план 0,17 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 20,96 миллион сум - план 51,5 % ка үтәлгән.