ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2013 ел
җомга

       Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

       Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле магистральләрне үстерү проектының мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мондый тимер юллар салу бөтен илебез икътисады үсешенә ярдәм итәчәк, халыкның мобильлеген арттырачак, автомобиль трассаларына йөкләнешне киметәчәк.

       Рөстәм Миңнеханов "РЖД" ААҖгә югары тизлекле магистральләр салу турында принципиаль карарга килгән өчен рәхмәт белдерде. "Без куелган бурычларны үтәүдә ярдәм итәргә телибез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Александр Мишаринга.

       Үз чиратында РЖДнең беренче вице-президенты белдергәнчә, тизлекне 160 км/сәг дәрәҗәсендә саклап калу өчен әлеге программа белән 4200 км бүленгән югары тизлекле линияләр салу һәм эшләп килүче 6900 км тимер юлларны реконструкцияләү каралган. Программа йөк һәм пассажир линияләрен аеруны да күз алдында тота.


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       2013 елның 5 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 265 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 231, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 590 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 747 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

       Татарстан Республикасында соңгы мәгълүматлар буенча күпбалалы гаиләләргә 18 мең җир участоклары тәкъдим ителгән, шул исәптән май аенда - 422 җир участогы. Барлыгы республикада җир участоклары алу исемлегенә 21 мең 110 гариза бирүче кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

       Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Татарстанда җир участокларын гариза биргән күпбалалы гаиләләрнең 84 проценты алды.  Шул ук вакытта 1146 гаилә өч мәртәбә тәкъдим ителгән җир участокларыннан баш тартты. Аларның җир участокларын алу исемлегенә кабат кертелү мөмкинлеге сакалана.  


31
май, 2013 ел
җомга

       2013 елның 30 май көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең берләштерү-аналитик үзәге бүлеге җитәкчесе;

·        исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең берләштерү-аналитик үзәге бүлеге ;

·        җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

·        җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперт;

·        җир ресурслары идарәсенең җирләрне сату һәм арендалау бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

·        корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең икътисад, хосусыйлаштыру һәм стратегик планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары;

·        корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең бәяләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

·        корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең бәяләү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР ГИСУ, Казан шәһәре җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, ТР МК ЗАГС идарәсе, МКУ “Казан шәһәре ЗАГС идарәсе” вәкилләре катнашында  «Универсиада Медиа-үзәге» объектын эксплуатацияләү оешмага тапшыру сораулары буенча киңәшмә булды.

 

       2013 елның 29 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 110 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 172, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 729 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


28
май, 2013 ел
сишәмбе

       27.05.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Казан 2013” башкарма дирекция» АНО, “Казан Арена” ААҖ вәкилләре катнашында Чистай урамындагы 45 000 мең кеше сыешлы “Футбол стадионы” объектын эксплуатацияләү шартлары сораулары буенча киңәшмә үтте.


22
май, 2013 ел
чәршәмбе

       2013 елның 22 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 129 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 172, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 707 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.

       2013 елның 21 маенда ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә Татарстан Республикасының җылылык белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп кору сораулары буенча киңәшмә булып узды. Бу сорауны карауда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” оешмасы, «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм  “Генерирующая компания» ААҖ вәкилләре катнаштылар.

       Бүгенге көндә җир сораулары республикада иң актуаль һәм проблемалары сорауларның берсенә әверелде.

       Кичә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында җир сораулары буенча “Коррупциясез Татарстан” тапшыруы чыгарылышы булды.

       Җир мәсьәләләрен тикшерү буенча үткән бу тапшыруда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР буенча кадастр һәм картография, дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Артем Костин, коррупциягә каршы көрәш политикасы сораулары буенча ТР Президенты идарәсе мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Юрий Лихачев катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International