2013 елның 17 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР Премьер-министры Ильдар Халиков йөкләмәсе, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында үткән киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше буенча «Алабуга» тибындагы сәнәгать-җитештерүчән аерым икъсади зона территориясен киңәйтү максатыннан җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмә булып узды. Бу сорау буенча сөйләшүдә «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ, Алабуга муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, «ХК «АК БАРС» вәкилләре катнашты.
Узган шимбә, 18 нче май көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
Узган шимбә көнне, 18.05.2013, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионындагы җиңел атлетика буенча эстафета үткәрелде.
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 29 командасы арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Кнәз мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары белән үткәрелгән Универсиада дәресендә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова катнашты. Укучылар әлеге чарадан үзләренә бик тә кызыклы мәгълүматлар алып чыктылар.
Кунакларны мәктәп бусагасыннан ук волонтерлар каршы алды. Министр һәм район башлыгы хөрмәтле кунаклар теркәлә торган дәфтәргә үзләренең имзаларын куйдылар. Аннары кунаклар төрле спорт ярышларында җиңеп алган медальләрен тагып, коридор булып тезелеп баскан яшь спортчылар арасыннан үттеләр. Спортта мондый дәрәҗәләргә ирешкән егет-кызлар Кнәз мәктәбендә 30дан артык.
2013 елның 15 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 052 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 124, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
Кичә, 13.05.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 4 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 4 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 239 миллион 800 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның апрель аена бюджет йөкләмәсенең 35,7 % ы үтәлде.
Илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итә. Кичә, 9 май көнне, әлеге уңайдан шәһәр һәм авылларда зур тантаналар узды. Дәһшәтле сугышта илгә азатлык яулаган каһарманнар алдында буыннар баш ия. Шатлыклы да, күз яшьле дә бәйрәм бу. Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Илдә сугыш кагылмаган, кайгы алып килмәгән бер генә гаилә дә калмады. 9 Май – үлгәннәрне искә алу, әби-бабаларыбызга тиңдәшсез батырлыклары, аяз күгебез, тыныч-имин тормышыбыз өчен рәхмәт әйтү көне ул.
Районыбыз җирлекләрендә дә Җиңү көненә багышланган тантаналар киң колач белән узды. Сәмәкәйдәге митингка ветераннарны котларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев килде. Бәйрәмдә шулай ук районның хәрби комиссары Рәис Юнысов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов, “Ирек” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Рәхимов та катнашты.
Сәмәкәйдә бүген 4 сугыш ветераны бар. Мансур Гәрәев, Әскәр Мәхмүтов, Ибраһим Сөләйманов бәйрәм тантанасында катнаша алдылар, ә менә Мөнәвир ага Салихов килә алмаган. Яшьләре олы шул инде хөрмәтле ветераннарыбызның. Сөбханалла, әнә икесе 90 яшьтән өстә икән. Хәер, еллар гына түгел, сугыш яралары, тәннәрендәге ярчыклар да кыскартадыр аларның гомерләрен... Күпләребез җиңү яулаган әби-бабайларын, әти-әниләрен инде мәңгелеккә югалтты. Бу көнне аларны котлау, рухларына дога кылу өчен каберләре янына киләбез...
2013 елның 08 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 037 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 124, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 632 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
9 Май – безне – олылар һәм яшьләрне Ватан өчен булган горурлану хисе, авыр сугыш көннәрендә нык торып, Җиңү яулаган өлкән буынга рәхмәтле булу теләкләре белән берләштерүче, елда бер генә була торган иң изге көн!
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү яулаган көннең 68- еллыгына багышланган стенд урнаштырылды. Стендта министрлык хезмәткәрләренең балалары ясаган рәсемнәрдән “Һәрвакыт тынычлык булсын!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.