ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2013 ел
сишәмбе

       2013 елның 30 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 995 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 124, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 605 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

       Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 13 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Бүгенге көндә Татарстанда 708 күп балалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.
       27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бушлай җир участогына дәгъва белдерүче гражданнар исемлегенә 20881 гаилә кергән. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада өч яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә 17128 җир участогы бирелгән, бу исемлеккә кертелүчеләрнең 82,03 проценты дигән сүз. Гаиләләргә тапшырылган җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 1,9 мең гектар тәшкил итә.


27
апрель, 2013 ел
шимбә

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә шәһәркүләм өмәгә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.

       ТР Министрлар Кабинетының “ТР дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәсен раслау турындагы” карарын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт мөлкәтенә төрле хокукларда ия булган юридик шәхесләрдән исәп документларын җыю эшен башкара. Исәп документларын җыю хезмәте Министрлыкның 1 катында урнашкан “Бер тәрәзә” бүлмәсендә кабул ителә.


25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Бу турыда район Советының егерме беренче утырышында ТРның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре мондый сәүдә мәйданының кирәклеге мәсьәләсен күптәннән күтәрә иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча Казандагы кебек үк агросәнәгать паркы Чаллыда да төзеләчәк. Бу проект белән “Чаллы икмәге” ЯАҖ шөгыльләнәчәк, диде Азат Кыямович.


22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

       Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

       Көн үзәгенә “Татспиртпром” ААҖ нең 2012 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2013-2014 елларга Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар сайлау мәсьәләләре куелган иде.
Директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы раславы өчен 2013-2014 елларга Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар исемлеген билгеләде.

       Узган шимбә көнне, 20.04.2013, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Бустан” спорт комплексында волейбол буенча ярыш үткәрелде.


18
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Татарстан буенча күп балалы гаиләләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү буенча закон нигезнамәләре яхшы үтәлә. Ә Казанга килгәндә, анда вәзгыять катастрофик дип әйтеп була. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының белән бәйле мәсьәләне караган вакытта “ТР күп балалы гаиләләре” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, өч бала анасы Елена Жданова белдерде.

       Аның сүзләренчә, Казандагы күп балалы гаиләләр Биектау районындагы Каймар бистәсеннән дә, Лаештагы Сокуры җирлегеннән дә баш тарта. Аларның берсендә коммуникацияләр юк, алдагы елларда көтелми дә. Сокурыда җир кишәрлекләре япан кырда бирелә, Каймарда коммуникацияләр 7 елдан соң гына булачак дигән хәбәрләр йөри. Бирелгән җир кишәрлегендә шәхси хуҗалык алып баруның да мәгънәсен күрми яшь гаиләләр. Чөнки бу кишәрлекләр Казаннан бик еракта урнашкан. Мәсәлән, Каймар бистәсе башкаладан 30 километр ераклыкта урнашкан.


17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

       2013 елның 17 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 686 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 070, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 446 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 551 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International