2013 елның 09 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 608 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 010, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 446 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 542 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
Бүген “Татарстан” радиосында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов белән туры элемтә узды. Ярты сәгать дәвамында Сергей Демидов күп балалы гаиләлргә җир кишәрлекләре бирү турындагы радиотыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2012 елны 127 тикшерү үткәрде.
Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:
- дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;
- мөлкәт хуҗасы ризалыгыннан башка күчемсез милек объектларын җимерү;
- күчемсез милек объектларыннан эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте булмаган килеш файдалану.
Бүген, 08.04.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 3 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 3 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 175,4 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның март аена бюджет йөкләмәсенең 26,1 % ы үтәлде.
Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Бүгенге көндә Казан шәһәре һәм шәһәр тирәсендәге 6 муниципаль район җирлегендә гомуми мәйданы якынча 2 мең гектар булган 130 җир кишәрлеге барлыгы ачыкланды.
2013 елның 03 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 548 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 010, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 446 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 504 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
2 апрель көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Казан шәһәре башкарма комитеты һәм «ASG» компанияләренең инвестицияләү группасы инициативасы белән Биектау районындагы Чернышевский торак пункты территориясендәге 53 га җир кишәрлеген күп балалы гаиләләргә бирү максатыннан Каймар бистәсе чикләренә кертү соравы буенча киңәшмә үтте.
2013 елның 27 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 545 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 010, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 446 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 471 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
2013 елның 28 апреле көнне, Татарстан Республикасының шахмат Федерациясе бинасында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларның 1-3 турлары үтте.
Ярыш катнашучылары тагын 2 көн рәттән акыл таләп итүче уенда көч сынашачаклар. Катнашчыларның берсе билгеләп үтүенчә, шахмат уены - стрессны җиңүнең дә уңай чарасы, икән.