“РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең эффектлылыгын бәяләү турындагы” РФ Президенты указын башкаруга нигезләнеп Министрлык тарафыннан Дәүләт унитар оешмаларын берләштерү юлы белән кыскарту эше дәвам итә.
Бүгенге көндә республиканың статистика органнары Статрегистры базасында 276 унитар һәм казенный оешма бар, аларның: 56-республиканыкы, 207 – муниципаль һәм 1 - федераль унитар оешма.
2013 елның 19 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 307 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 897, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 392 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 360 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
2012 елның 19 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә халык алдында тәкъдим кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату оештырылды.
Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
2013 елның 13 март көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· бәяләү бүлегенә әйдәп баручы киңәшчесе;
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
· җир ресурслары идарәсенең аренда һәм җирләрне реализацияләү бүлегенә әйдәп баручы киңәшче.
2013 елның 13 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 280 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 966, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 392 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 2 283 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
Кичә Тукай муниципаль районы шурасының XX утырышы булып узды. Утырышта район хакимияте башлыгы Васыйл Хаҗиев Тукай муниципаль районының 2012 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 елга куелган бурычлар буенча чыгыш ясады. Шура утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яр Чаллы КПХ” ААҖ генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР Министрлар Кабинеты ветеринариясенең баш идарәсе җитәкчесе Булат Камалов катнаштылар.
Бүген, 11.03.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 2 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 113,1 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның февраль аена бюджет йөкләмәсенең 16,8 % ы үтәлде.
2013 елның 28 февралендә ТР буенча Росреестр идарәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең беренче министры җитәкчелегендә кадастр инженерларына куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатыннан квалификацион имтихан алу комиссия утырышы булды. Утырышта алар ел дәверендә эшләренә җавапсыз караган кадастр инженерларын таныкларыннан мәхрүм итү сорауларын карадылар.
Комиссия утырышына 24.07.2007 № 221-ФЗ кадастр эшләрен үткәрүгә һәм мижалау планнарын теркәүгә “Күчемсез милек дәүләт кадастры турындагы” Федераль законның таләпләре буенча тупас кагыйдә бозулар белән бәйле рәвештә 2012 ел дәверендә мижалау планнары буенча кадастр исәбенә куюны кире кагу турындагы 10 нан артык карар кабул ителгән 7 кадастр инженеры чакырылган иде.
2013 елның 6 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 183 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 966, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 392 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 275 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.