ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2013 ел
чәршәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев җитәкчелегендә ТР Прокуратурасы, ТР юстиция министрлыгы вәкилләре катнашында “Авыл хуҗалыгы җирләре категориясен икенче категориягә күчерү турындагы карар проектын әзерләү” һәм "Казан шәһәре җирлегендә урнашкан, элек ТР милкендә булган җир кишәрлеген милекне хосусыйлаштыру процессында барлыкка килгән акционерлык җәмгыятенә арендага бирү (теркәү) турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләү" дәүләт хезмәте күрсәтү регламентларына төгәллек кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.


4
март, 2013 ел
дүшәмбе

       Узган шимбә, 2 март көнне Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде.

       Ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да актив канашты.


1
март, 2013 ел
җомга

       Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2012 елны 127 тикшерү үткәрде.

       Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:

-         дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;

-         мөлкәт хуҗасы ризалыгыннан башка күчемсез милек объектларын җимерү;

-         күчемсез милек объектларыннан эксплуатацияләүгә кертү рөхсәте булмаган килеш файдалану.


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       2013 елның 27  февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 142 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 966, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 331 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 203 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

       2013 елның 20  февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 025 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 911, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 330 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 168 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе

       Дәүләт Думасы торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыруны 2015 нче елның 1 мартына кадәр берьюлы 3 укуда озайтты. Бушлай хосусыйлаштыруны озайту турындагы закон проекты Дәүләт Думасына дүрт фракциянең дә лидерлары тарафыннан кертелгән иде.

       Парламентның югары палатасы тарафыннан расланганнан соң закон РФ Президентына имза кую өчен тапшырылачак. Дәүләт башлыгы имза куеп, рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң, документ гамәлгә керәчәк.

       Торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыру 1992 елны башланып киткән иде. Аннан башлап, бу программа инде ике тапкыр озайтылды: башта 2010 елның1 мартына кадәр иде, аннан соң – 2013 елның 1 мартына кадәр.

       Кичә, 18.02.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 1 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 60,34 миллион сум акча керде.

       2012 елның 31 декабрендә шәһәр төзелеше законына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, торак пунктларның чикләрен үзгәртү тору урыны, шәһәр округлары генераль планнары, муниципаль районнарның территориаль план схемалары булган очракта РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә күрсәтелгән документларга үзгәрешләр кертү юлы белән башкарыла.

       Бу - Федераль милектә яки торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтү Федераль фонды милкендә булган һәм торак төзелеш максатында файдалану өчен исәп иткән җир кишәрлекләренә кагылмый.


16
февраль, 2013 ел
шимбә

       2013 елның 13  февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 19 914 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 882, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 334 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 099 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


15
февраль, 2013 ел
җомга

       2013 елның 14 февралендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә халык алдында бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International