ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Дәүләт унитар предприятиеләрнең санын киметергә кирәк, бу МУПларга да кагыла, ди ТР Хөкүмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Моратов

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылып, министр Азат Хамаев министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, перспективаларны барлады. Аның эшендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте вәкилләре, республикадагы эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

       Татарстанда барлыгы күп балалы 24 мең 817 гаилә исәпләнә.   

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов катнашындагы киңәйтелгән утырышында министр Азат Хамаев министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән чыгып, күп балалы гаиләләргә бушлай җир кучастоклары бирелү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.

       2012 елдан башлап, Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелә һәм ил буенча әлегәчә бирелгәннәренең 30 процентка якынын Татарстан Республикасы башкарган. Татарстан бу юнәлештә, гомумән, Идел буе федераль округындагы барлык төбәкләрне дә узды, диде министр.

 


11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстан чаңгы юлы - 2013” массакүләм ярышларда катнашты һәм Горький исемендәге ял итү паркындагы чаңгы юлында старт алдылар.


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

       2013 елның 6 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 19 808 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 882, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 334 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 002 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре муниципаль милегенә тапшырылмаган элеккеге җитештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итә.

Бр. Касимовлар ур., 6,

Бр. Касимовлар ур., 82,

Декабристлар ур, 156,

Энергетиклар ур, 2/3,

Энергетиклар ур, 8,

Техник ур, 39Б,

Камай проспекты, 15А,

Авангард ур, 87,

Авангардн ур, 91,

Хлебозавод ур, 3,

Хлебозавод ур, 6,

Сара Садыкова ур, 20,

Яңа-Азино ур, 47,

Ак. Арбузов ур, 18/19 адресларындагы бүлмәләр буенча документларны тапшыру мөмкин.


1
февраль, 2013 ел
җомга

       2013 елның 30 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 19 659 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 840, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 299 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 21 887 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       2013 елның 31 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә халык алдында бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.

       30 гыйнвар көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә блок-модульле  фельдшер-акушерлык пунктларын дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре карамагына тапшыру турында киңәшмә узды.

       Татарстан Республикасы халкына беренче медик-санитар ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру программасы кысаларында республикада 72 блок-модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. Бу программа төзелеше өчен 2012 елда республика бюджетыннан 300 миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелде.


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

       Казанда яшәүче күп балалы гаиләләрнең Каймардан җир аласы килми. Алар өстенлекне Сокуры авылына бирә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмә барышында әйттеләр. 

       Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов торак тө­зелешенә багышланган киңәшмәләрдә күп балалы гаиләләрне җирле итү мәсьәләсен гел кабыргасы белән куя килде. Дөресрәге, эшне тиешенчә оештырмыйсыз дип, җаваплы кешеләрне тәнкыйтьләп торды. Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Владимир Путин уздырган киңәшмәдә, Россиядә бу максатларга бирелгән җирләрнең 30 проценты безнең республикага туры килүе билгеле булгач, аның фикере үзгәргән. “Безнең халыкның йорт төзергә, милек алырга теләк белдерүе  – күңелле хәл. Йорт төзиләрме, сатарга телиләрме – анысы алар эше. Әмма без аларга кишәрлек бирергә тиешбез. Киләчәктә дә бу эшне оешкан төстә алып барырга кирәк”, – диде ул. 

       Республикада 21 меңнән артык гаилә җир алырга теләк белдереп гариза язган. Шуның 19 мең 500е исемлеккә кертелгән. 15 меңнән артыгына җир бирелгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов белдергәнчә, Казан шәһәрен исәпләмәсәң, исемлеккә кертелгән гаиләләрнең 94 проценты җир алган инде. Казанны керткән очракта бу сан  78 процент тәшкил итә икән. Тик бу сүзләрне ишеткәч, Президент канәгатьсезлеген белдерде.  

       2013 елның 29 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халык алдында бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International