2013 елның 24 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү максатыннан Лаеш районының Сокура авылы чикләренә кертелергә тиешле җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмә узды. Бу сорауны карауда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнары, ТР буенча “Федераль кадастрлар палатасы” учреждениесе, ТР торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгы, «АК БАРС Девелопмент» җәмгыяте вәкилләре катнашты.
2013 елның 21 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 19 490 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 753, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 290 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 21 864 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
23.01.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә аэропорт җирлегендә булган яңа командно-дипетчерлык пунктын ТР милкеннән федераль милеккә тапшыру турында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы милкенә “Халыкара аэропорт “Казан” ААҖ, җирләре, “РФ һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе” федераль учреждениесенең күчемсез милек объектлары һәм алар урнашкан җир кишәрлекләрен кабул итү сораулары да каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгында министрның беренче урынбасары рәислегендә "СЗМН" ААҖ нефтьүткәргеч магистральләрен экусплуатацияләү максатында автомобиль юллары өчен аерып алынган полоса чикләрендәге җир кишәрлекләренә карата халык алдында серветутлар билгеләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
14 һәм 18 нче гыйнвар көннәрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә җир мөнәсәбәтләрен җайга салу сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә ТР юстиция министрлыгы, ТР торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР буенча “Федераль кадастрлар палатасы” һәм бу сорау белән кызыксынган башка оешма вәкилләре катнаштылар.
Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 се килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Волгоград өлкәсенең Дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева катнашында эшлекле очрашу узды. Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелек составы катнашты. Алар кунакны министрлык эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
2013 елның 09 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 19 297 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 710, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 283 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 21 545 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 735, Яр Чаллыда -2306 җир кишәрлеге.
2013 елның 09 гыйнварына республикада күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 21 625 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 278, Чаллы шәһәрендә – 2 406 гариза кабул ителгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, барлык районнарда да һәм Яр Чаллы шәһәрендә җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эше төгәлләнде дип әйтергә мөмкин. Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 20 849 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән: Казанда – 1 103, Яр Чаллыда -2306 җир кишәрлеге.
Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 817 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 26 нчы декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 581 гариза кабул ителгән.