2012 елның 25 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен арттыру юлы белән дәүләт мөлкәтен сатуга ачык аукцион үткәрелде.
19.12.2012 яңа эксплуатациягә кергән дәүләт милкен түләүсез файдалануга килешмә төзү буенча аукцион үткәрелде. Әлеге дәүләт милке - Татарстан Республикасының Спасский районының Ржавец торак пункты янындагы Болгар шәһәрен су белән тәэмин итүче суүткәргеч корылмалар.
Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 736 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 19 нчы декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 445 гариза кабул ителгән.
2012 елның 20 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы өчен бирелгән 4070 га җир кишәрлекләрен сату турындагы сораулар каралды. Алексеевск, Яшел Үзән, Нурлат муниципаль районнарын җирлегендәге бу җир кишәрлекләре “Агрохолдинг Красный Восток” ААҖ озак срокка арендага бирелгән иде.
Кичә, 17.12.2012, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре өчен “Россия Федерациясендә гражданлык законын реформалаштыру” темасына уку семинары уздырылды. Семинарны республикадагы гражданлык законы өлкәсендәге алдынгы белгечләрнең берсе, КФУ гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты – Фәридә Хәмидуллина алып барды.
17.12.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә ТР Дәүләт милке реестрын актуальләштерү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәгә исәп документларын вакытында тапшырмаган оешмаларның җитәкчеләре һәм баш хисапчылары чакырылган иде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен башкарыла торган ТР Дәүләт милке реестры мәгълүматларын актуальләштерү эшен тәмамлау алдында тора. Бу эш ТР Министрлар Кабинетының “ТР Дәүләт милке реестры турындагы нигезләмәне раслау турындагы” карары нигезендә башкарыла.
Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 704 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Түбән Кама һәм Алабуга районнарында файдалы җир казылмаларын (балчык) эшкәртү өчен җир кишәрлекләре бирү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә бу эштә кызыксынучы як та катнашты. Бу чыганаклакларда яңа перспективалы төзү материалы – керамощебень җитештерү уйланыла. Ул юл һәм торак йортлар төзүдә кулланылачак. Әлеге проектны “Фәнни-җитештерүче фирма “САНЭКО” ҖЧҖ әзерли.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан түбәндәге аукционнар игълан ителде:
- 2013елның 16 гыйнварында сәгать 10.00 да халык алдында ачык тәкъдим ясау юлы белән сатып алу турында Бөгелмә шәһәрендә урнашкан дәүләт мөлкәтен сату;
- 2013елның 31 гыйнварында сәгать 10.00 да халык алдында ачык рәвештә бәяне күтәрүгә тәкъдим ясау юлы белән дәүләт мөлкәтен сатуга Буа һәм Алабуга муниципаль районнарында урнашкан дәүләт мөлкәтен сату буенча ачык аукцион үткәрә.
Бүген, 10.12.2012 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев җитәкчелегендә үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 22 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 11 аенда бюджет йөкләмәсенең 89 % ы үтәлде.