ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2012 ел
җомга

       2012 елның 6 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эшендә килеп чыккан сораулар буенча киңәшмә үтте. Гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү процедураларын үтәгән вакытта туган проблемалы сорауларны хәл итү юллары турындагы киңәшмәгә  Мөслим, Баулы, Түбән Кама, Лениногорск, Аксубай, Әлки, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре чакырылган иде.

       Киңәшмәдә район Палаталары рәисләренең күп балалы гаиләләрдән килгән гаризалар санының түбән булу сәбәпләре турындагы чыгышлар тыңланылды. Күп балалы гаиләләрнең Аксубайда 25%, Әлкидә – 20%, Баулыда – 57%, Кама Тамагында -46%, Тәтештә – 46% ы гына җир кишәрлекләре алуга теләк белдереп гариза язганнар. Район вәкилләре аңлатуынча, күрсәтелгән муниципаль районнар авыл хуҗалыгы районнары булып саналалар һәм монда җирләрнең арзан булуы сәбәпле күп балалы гаиләләрдә мондагы җир кишәрлекләре кызыксыну уятмыйлар.

       Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 14 е генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.


6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

      Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 603 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

      Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 5 нче декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 129 гариза кабул ителгән.


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге дәваланучыларны ашатуны аутсорсингка күчерү проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләре “Республика клиник хастаханәсе” һәм “Республика балалар клиник хастаханәсе”, “Корпус Групп” компаниясе вәкилләре һәм Министрлык белгечләре катнашында үтте.


4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт мөлкәтен сату буенча халык алдында бәя арттыру юлы белән ачык аукцион үткәрелде.

      

       Бүген, иртәнге сәгать 9.00 да Казан Гранд Отелендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләрен укыту семинары "Гражданлык кунуннар төзүне реформалаштыру, муниципаль берәмлекләр һәм дәүләтнең инвестицион проектларда катнашуы" темасы буенча үз эшен башлап җибәрде. Укыту семинарына 2 шәһәр округы һәм 43 муниципаль районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләре чакырылды.

       Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ачып җибәрде. Семинар катнашучылары каршында ясаган кереш чыгышында ул семинарның гражданлык кунуннар төзүдәге булачак үзгәрешләргә багышлануын билгеләде. Коммерция һәм коммерция булмаган оешмалар, килешмәле мөнәсәбәтләр, җир хокукын модернизацияләү турындагы кануннар чыгарылышының реформалашуы ниятләнүе турында һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсенә турыдан-туры йогынты ясаучы башка үзгәрешләр булуы мөмкинлеге турында әйтеп үтте. Министр чыгышында  шулай ук семинар катнашучыларын бу үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре якларын күрә белергә, мәгънәсенә төшенергә һәм әзер булып торырга чакырды.


3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

       Кичә, 02.12.2012, Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиадасын үткәрү турындагы” боерыгы нигезендә “Роллс” спорт комплексында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Ярышларда бильярд уены буенча осталыкларын һәр командада 2 шәр кеше катнашкан 29 команда вәкиле күрсәтте.

       Узган шимбә көнне, 01.12.2012, Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиадасы кысаларында “Родина” күңел ачу комплексында боулинг буенча ярыш үткәрелде.


30
ноябрь, 2012 ел
җомга

       2012 елның 29 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·         корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе җитәкчесе;

·        корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлегенә әйдәп баручы киңәшчесе;

·        мөлкәт  идарәсенең дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

·        җир ресурслары идарәсенең җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану һәм җиргә хокукны теркәүне тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        мәгълүматлаштыру бүлегенә әйдәп баручы консультант.


29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Самара өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе белән эшлекле очрашу үтте. Самара өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Юлия Степнова җитәкчелегендәге  делегация ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләренең тәҗрибәсе белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International