Татарстанда җир кишәрлекләре алуга хокукы булган 24 594 күп балалы гаилә бар.
2012 елның 28 ноябренә республикада күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 21 092 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 209, Чаллы шәһәрендә – 2 032 гариза кабул ителгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, шәһәр округларыннан кала, барлык районнарда да җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эше төгәлләнде дип әйтергә мөмкин. Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 20 170 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән: Казанда – 1 102, Яр Чаллыда -2221 җир кишәрлеге.
Узган шимбә көнне, 24.11.2012, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә “Тулпар” сәламәтлек саклау комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Бүгенге көндә Татарстанда җир кишәрлекләре алуга хокукы булган 24 400 күп балалы гаилә яши.
2012 елның 21 ноябренә республиканың барлык районнарында да диярлек җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эше төгәлләнеп килә. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен дә исәпкә алып, республикада 19 926 җир кишәрлеге кадастр исәбенә кертелгән: Казан шәһәрендә – 957, Яр Чаллы шәһәрендә - 2220 җир кишәрлеге күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзер.
Элек төзелгән килешмәләрнең гамәлдән чыгуы белән бәйле рәвештә хуҗалык эшен алып бару хокукында дәүләт мөлкәтен дәүләт унитар оешмаларга яңадан беркетү буенча эш дәвам итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.11.2002 чыккан № 850 боерыгы нигезендә 01.01.2009 Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте хуҗалык эшләрен алып баруга килешмәләр төзү туктатылган иде.
14 ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре белән идарә итү һәм контрольдә тоту органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Утырышта Ведомствоара комиссия әгъзалары: ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар, ТР эшмәкәрләре һәм оешма Ассоциациясе вәкилләре катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт мөлкәтеннән файдаланучылардан арендалау бурычларын түләтү буенча актив эш алып барыла. Агымдагы елның 10 ае өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөрәҗәгатьләре буенча суд 9,5 миллион сум күләмендәге бурычны түләтү турындагы карар чыгарды.
Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 17 се генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
9 нчы ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “2030 нчы елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясе” проектын эшләүче эксперт группа белән эшлекле очрашу булды.
Күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бирү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләгән проектлар буенча ТР Министрлар Кабинеты “Торак пунктлар чикләренә җир кишәрлекләре кертү турында” 52 боерык кабул итте.
Бүген, 12.11.2012 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев җитәкчелегендә үткән үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 882,9 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 10 аенда бюджет йөкләмәсенең 76,7 % ы үтәлде.