ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 605 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

       2012 нче елның 02 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.

       Аукционда Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә һәм Биектау, Яшел Үзән районнарында урнашкан дәүләт мөлкәте сатылды.

       02.11.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектәге күчемсез милекне республика милкенә кабул итү комиссиясе утырышы узды.

       Комиссия утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре керткән күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру турындагы 13 тәкъдиме каралды.


2
ноябрь, 2012 ел
җомга

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 572 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 31 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 20 447 гариза кабул ителгән.


26
октябрь, 2012 ел
җомга
       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 511 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 24 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 20 267 гариза кабул ителгән.


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

       23.10.2012 сәг. 15.00 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы тарафыннан дәүләт мөлкәте белән ышанычлы идарә итүгә килешмә төзү хокукын алуга ачык аукцион үткәрелде. Аукционга “Татарстан Республикасының Биектау районында автомобиль спорты буенча халыкара ярышлар үткәрү өчен шосселы-боҗралы трасса” комплексы куелган иде. Әлеге комплекс Татарстан Республикасында автомобиль спорты буенча халыкара ярышлар уздыру максатында кулланылачак.


22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

       Узган шимбә көнне, 20.10.2012, Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиадасы кысаларында “Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә” өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.


18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 460 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 17 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 20 123 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 449 ы (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 451,608 га тәшкил итә;

Межаланган җир кишәрлекләре – 19 685;

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 719.


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

       Соңгы елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә шактый эшләр алып барыла.

       15 октябрь көнне Дружба һәм Николаевка авылларында да модульле ФАП биналарын тапшыру, ачу тантанасы булды.


16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

       Бүген, 2012 елның 16 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче  урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча бәяне күтәрү юлы белән ачык аукцион үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International