ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2012 ел
җомга

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 10 нчы октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 981 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 421 е (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 447,008 га тәшкил итә;

Межаланган җир кишәрлекләре – 19 638;

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 663.


11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

       2012 елның 11 нче октябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә куелган бәяне күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре муниципаль милегенә тапшырылмаган элеккеге җештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итү дәвам итә.

Бр. Касимовлар ур., 6,

Бр. Касимовлар ур., 82,

Декабристлар ур, 156,

Энергетиклар ур, 2/3,

Энергетиклар ур, 8,

Техник ур, 39Б,

Камай проспекты, 15А,

Авангард ур, 87,

Авангардн ур, 91,

Хлебозавод ур, 3,

Хлебозавод ур, 6,

Сара Садыкова ур, 20,

Яңа-Азино ур, 47,

Ак. Арбузов ур, 18/19. Адресларындагы бүлмәләр буенча документларны тапшыру мөмкин.

       Мөлкәт идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2012 елның 9 аенда гражданнардан шәхси милеккә бирү өчен 384 гариза кабул ителгән, 351 килешмә төзелгән.


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

       2012 елның 9 нчы октябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә куелган бәяне күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.

       08.10.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Казан шәһәренең Патрис Лумумба урамында урнашкан Агропромышленность паркы янында машина кую урыны ясау өчен җир кишәрлегенә алыш-биреш ясау буенча киңәшмә үткәрелде.


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

       Халыкара олылар көнен билгеләп үтү кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы мәдәният сараенда хезмәт ветераннары хөрмәтенә оештырылган тантаналы чарада катнашты. Чарада районнан җыелган 500 дән артык ветеран катнашты.


8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

       Бүген, 08.10.2012 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 827,1 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 9 аенда бюджет йөкләмәсенең 72 % ы үтәлде.

       Узган шимбә, 6 нчы октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.


5
октябрь, 2012 ел
җомга

       Кичә, 04.10.2012, Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 14 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 13 е генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 3 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 3 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 864 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 388 е (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 438,358 га тәшкил итә;

межаланган җир кишәрлекләре – 19 471;

кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 499.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International