ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 1 нче октябрь көнне Министрлыкта хезмәт ветераннары катнашында тантаналы чара үткәрелде.

       Җир ресурслары һәм дәүләт мөлкәте белән идарә итү системасында төрле елларда, һәм бүгенге көндә дә хезмәт итүче  45 ветеран бар.


27
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 26 нче сентябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 654 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 353 е (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 401,808 га тәшкил итә;

межаланган җир кишәрлекләре – 18 706;

кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 17 665.


24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

       Узган ял көнендә Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы - 2012” узды. Казан шәһәрендә ярышлар берьюлы 4 мәйданда үтте. Аларның барысында 21 меңнән артык шәһәрле катнашты.

       Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта үткән Бөтенроссия йөгереш көнендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.


14
сентябрь, 2012 ел
җомга

       Бүген, 14.09.2012,  Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 15 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 12 се генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 4 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

      Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 12 нче сентябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 320 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 262 ы (11%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 496,658 га тәшкил итә;

Межаланган җир кишәрлекләре – 16 409;

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 15 612.


11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

       Агымдагы елның 8 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 613,6 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 8 аенда планның 66,43 % ы үтәлгән.


10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

       Узган шимбә көнне, 8.09.2012, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә “КАИ-ОЛИМП” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.


7
сентябрь, 2012 ел
җомга

       2012 елның 6 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры - “Халыкара Аэропорт “Казан” ААҖ директорлары Шурасы Рәисе Азат Хамаев җитәкчелегендә директорлар Шурасы утырышы узды.

       2012 елның 6 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә “ТАТ-АВИА” ЯАҖ директорлары Шурасы утырышы булды.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 5 нче сентябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 136 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 218 е (11%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 492,658 га тәшкил итә;

       межаланган җир кишәрлекләре – 16 288;

       кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 15 531.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International