4.09.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары рәислегендә ААҖ “КАМАЗ” китапханәсе фонды һәм аның биналарын дәүләт милкенә тапшыру сораулары каралды.
Киңәшмәдә ТР Мәдәният министрлыгы, “ТР милли китапханәсе” ДУ, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды һәм ААҖ “КАМАЗ” вәкилләре катнашты.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 27.07.2010 “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы” № 210-ФЗ тормышка ашыру кысаларында 2012 елның 1 июленнән ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы ярдәмендә дәүләт хезмәте күрсәтә башлады. 2012 елның 1 иленнән 27 августына кадәр ведомствоара буенча физик һәм юридик шәхесләрдән дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап 98 гариза кабул ителде. Бу гаризалар буенча Министрлык ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы буенча 144 сорау хаты җибәрде.
15 һәм 31 август көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Лаеш муниципаль районында “СМАРТ-СИТИ Казан” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә бу өлкәдә кызыксынучанлыгы булган министрлык, ведомство вәкилләре катнашты.
29 август көненә күп балалы гаиләрдән җир кишәрлекләре алу турында 18 979 гариза кабул ителгән. Шуларның 11%ы гаризаларны Интернет-Портал аша тапшырган.
Министрлыкның Җир ресурсы белгечләре әйтүенчә, узган айда гаиләләр тарафыннан өстәмә 1385 гариза тапшырылган.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча бәясен арттыруга ачык аукцион үткәрелде.
Аукционга куелган 27 төрдәге автотранспорт чараларының, шул исәптән, үз илебездә җитештерелгән җиңел машиналар, үзбушаткычлы КамАЗ, ярымтагылма-цистерна, тракторлар арасыннан 15 транспорт чарасы сатылды.
2012 елның 29 август көненә кадәр устав капиталында дәүләт өлеше булган барлык акционер җәмгыятьләр дә 2011 ел нәтиҗәләре буенча республика бюджетына дивидентлар түләү буенча булган вазифаларын төгәл срокта үтәделәр. Әлеге табыштан Татарстан Республикасы бюджетына 116,8 миллион акча күчте.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 22 нче августына булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 18 775 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 138 е (11%) Интернет-портал аша килгән.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 4 484,058 га тәшкил итә;
Межаланган җир кишәрлекләре – 15 204;
Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 12 738.
Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Имтихан тапшыруга кертелгән 14 кешенең имтиханга 13-е килгән иде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 18 нче июленә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 17 855 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 925 ы (10,8%) Интернет-портал аша килгән.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 4 020,683 га тәшкил итә;
Межаланган җир кишәрлекләре – 13 196;
Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 9 484.
2012 елның 13 июле көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын бәясен күтәреп аукцион аша сату оештырылды.