2012 елның 11 һәм 13 июль көннәрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә Югары Ослан районында “Иннополис” проектын тормышка ашыру сорауларында кызыксынучанлык белдергән министрлыклар, ведомстволар һәм башка оешма вәкилләре катнашында киңәшмәләр уздырылды.
2012 елның 10 июлендә министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Казан шәһәренең Салмыч бистәсендә урнашкан күчемсез милек объекты җир кишәрлеге белән бергә бәясен арттыру белән куелган ачык аукционда сату оештырылды. Әлеге объект, куелган беренче бәядән 2,9 тапкыр артык бәягә, яки, 2036 мең сумга сатылды.
Бүген КДАТУ архитектура һәм дизайн Институтының 72 чыгарылыш студентына архитектура, архитектуралы мираслыкны үзгәртеп кору һәм төзекләндерү белгечлекләре буенча югары уку йортын тәмамлау турындагы дипломнар тапшырылды.
Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы милкендә булган күчемсез милек муниципаль милеккә тапшыру турындагы сорауларны карау буенча чираттагы комиссия утырышы булды. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре һәм 5 муниципаль районнан килгән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән берлектә республиканың муниципаль берәмлекләренең 7 тәкъдиме каралды.
Беренче яртыеллыкта Татарстан Республикасы бюджетына салым булмаган табышлар буенча кергән керемнәргә нәтиҗә ясалды.
Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның алты аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 427 миллион сум акча керде. Бу, 2012 елның әлеге чорында кергән табыштан 42 миллионга артык. Шулай итеп, агымдагы елның 6 аенда план 46,2 % ка үтәлгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 4 нче июленә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 17 404 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 849 ы (10,6%) Интернет-портал аша килгән.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 4 012,133 га тәшкил итә;
межаланган җир кишәрлекләре – 12 718;
кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 7 929.
Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Утырыш нәтиҗәләре буенча 18 кеше имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм алар киләчәктә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
2012 елның 28 июне көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры - “Халыкара Аэропорт “Казан” ААҖ директорлары Шурасы рәисе Азат Хамаев җитәкчелегендә җәмгыятьнең директорлар Шурасы утырышы узды.
Шура әгъзалары һәм чакырылучылар катнашында утырышта “ХАК”ААҖ директорлары Шурасы Рәисен сайлау һәм җәмгыятьнең эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар каралды.
26.06.2012 көнне министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан газ белән тәэмин итү объектларын куркынычсыз эксплуатацияләү сорауларын карау буенча киңәшмә уздырылды.
Министрлыкның Мөлкәт идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, ҖЧҖ “Казан газпромтрансгаз” Һәм муниципалитетлар белән бергә республикада бюджет учреждениеләре финанс чараларына төзелгән 3 мең объект, шәхси оешмалар финансларына төзелгән 33 мең объект барлыгы теркәлгән. Әлеге объектлар бүгенге көнгә кадәр кадастр исәбенә кертелмәгән, шулай ук шәхси хокук теркәве үтмәгән.
Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков каршында булган киңәшмә беркетмәсен үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасының социаль мәгънәгә ия объектларын җылылык белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә бу өлкәдәге эштә кызыксынучанлыгы булган як вәкилләре дә катнашты.