ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

       Дүшәмбе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 5 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 290,3  миллион сум акча керде. Бу, 2012 елның әлеге чорында кергән табыштан 80 миллионга артык. Шулай итеп, агымдагы елның 5 аенда планның 31,4 % ы үтәлгән.


8
июнь, 2012 ел
җомга

       2012 елның 7 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә «ТАТ-АВИА» ябык акционерлык җәмгыяте директорлары Советы утырышы булып узды.

       Директорлар Советы утырышында халыкара программалар буенча ЕАО «Болгериан Еъруейз Груп» консультанты Владимир Щърбанов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты төп киңәшчесе Лилия Сафина катнаштылар.


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе

       Агымдагы елның 30 нчы маена булган мәгълүматлар буенча, күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен 16 068   гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 644 (10,2%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 3 917,493 га:

-  Межаланган җир кишәрлекләре – 7 905;

-  Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 3 301.


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

       Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы буенча 2012 елның 2 июне көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде.

       Узган шимбә көнне, 2.06.2012, Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиадасы кысаларында “Хезмәт резервлары” стадионында җиңел атлетика буенча эстафета үткәрелде.

       Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.


28
май, 2012 ел
дүшәмбе

       Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 маенда чыгарылган №363 карары нигезендә, 2011 нче елны табыш белән төгәлләүче Дәүләт унитар оешмаларының (ДУО) чиста табыш өлешенең 30%ын дәүләт файдасына күчерү йөкләмәсе расланды. Әлеге йөкләмәне үтәү срогы 2012 елның 1 июленә билгеләнгән иде.

       Узган шимбә көнне, 26.05.2012, Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиадасы кысаларында “Буревестник” йөзү бассейнында йөзү буенча ярыш үткәрелде.


23
май, 2012 ел
чәршәмбе

       Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 16 сы гына килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.


22
май, 2012 ел
сишәмбе
       Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының урта һәм кече эшмәкәрлек оешмалары Ассоциациясе әгъзаләре белән чираттагы эшлекле очрашу узды.

18
май, 2012 ел
җомга

       2012 елның 17 мае көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        дәүләт заказлары һәм дәүләт сатып алуы бүлеге җитәкчесе ;

·        Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати үзара хезмәттәшлек итү идарәсенең ТР дәүләт милке реестры бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте файдасына яклау бүлегенә әйдәп баручы белгеч-эксперт;

·        Икътисади реабилитацияләү һәм хосусыйлаштыру идарәсенең корпоратив идарә итү бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте файдасына яклау бүлегенә әйдәп баручы консультант.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International