Бүген, 10.05.2012 елда, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында сораулар каралды.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 10 маена кадщр булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен 14 812 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 512 (10%) се Интернет-портал аша килгән. Гаризалар буенча, күп балалы гаиләләрнең 84%ы җир кишәрлеген йорт салу өчен кулланмакчы.
Бүген,ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы фойесында Бөек Җиңү көненә багышланган стенд урнаштырылды. Стендта хезмәткәрләрнең балалары ясаган рәсемнәрдән “Тынычлык - балалар күзлеге аша!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Шулай ук стендта хезмәткәрләрне сугышта катнашкан туганнары, бабайлары турында материаллар да урын алды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә шәһәркүләм өмәгә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.
2012 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 13 е генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 4 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Татарстан Республикасы милкендә булган күчемсез мөлкәтне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектә булган күчемсез мөлкәтне республика милкенә кабул итү сорауларын карау буенча комиссия утырышы булды. Киңәшмә көн тәртибендә ябылган ААҖ “ПРСО “Татавтодор” мөлкәтен муниципаль милеккә тапшыру турында республиканың 7 районы тәкъдиме каралды.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә Казан һәм Яр Чаллы җирле үзидарә шәһәр округларында күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җирләрне формалаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Министрлык белгечләре ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе, Биектау муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Тукай муниципаль районының җир кадастры палатасы вәкилләре белән берлектә, Биектау муниципаль районы янындагы Каймар торак пункты һәм Тукай муниципаль районы янындагы Азьмушкино авылы территорияләрендә күп балалы гаиләләргә бирелергә тиеше җир кишәрлекләрен формалаштыруга кагылышлы сораулары көн тәртибенә куелды.
Бүген, 16.04.2012 елда, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында сораулар каралды.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 13 нче апреленә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен 13616 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 1 337 се Интернет-портал аша килгән. Гаризалар буенча, күп балалы гаиләләрнең 85%ы җир кишәрлеген йорт салу өчен кулланмакчы.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 3230,9 га тәшкил итә:
- Межаланган җир кишәрлекләре – 3 601;
- Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 835.
2012 нче елның 24 мартыннан Татарстан Республикасы милкендә булган төп чара объектларын исәптән төшерү тәртибе үзгәрде. Үзгәрешләр буенча, югарыдагы ведомство оешмалары белән килешү буенча, беренче бәясе 40 мең сумга кадәр булган объектларны учреждениеләр мөстәкыйль рәвештә исәптән төшерү хокукына ия. Моңа кадәр бу сумма 20 мең сум иде. Үзгәрешләр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 16.02.2012 №393-р боерыгы белән кабул ителде һәм ТР юстиция министрлыгында теркәлде.
Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә күп балалы гаиләләр саны турындагы мәгълүмат тапшыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының cоциаль халык регистрын формалаштыру бүлеге, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык торышы актларын язу идарәсе, Буа шәһәре хакимият башлыгы урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты муниципаль берәмлегенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе вәкилләре катнашты.