Дүшәмбе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә соңгы 3 айда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 159,1 миллион сум акча керде. Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда 52,1 миллионга артык.
Узган шимбә көнне, 7.07.2012, Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиадасы кысаларында “Олимп” спорт комплексында волейбол буенча ярыш үткәрелде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов рәислегендә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү буенча эш группасының чираттагы утырышы булды.
Утырышта Югары Ослан муниципаль районының Набережно-Моркваши авылы җирлеге чикләрендәге М-7 “Идел” федераль автомобиль юлының 777 км дагы юл полосасы кырыенда урнашкан 2,6 га җир кишәрлеген “Юл хәрәкәте иминлеге” автоном оешмасы тарафыннан тоткарланган транспорт чараларын кую өчен махсус стоянка төзү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен промышленность җирләре категориясенә күчерү буенча җир төзү эшләре каралды.
Кичә, 2012 елның 3 апреле көнне, Татарстан Республикасының дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимияте аппараты органнары хезмәткәрләренең II Спартакиадасы кысаларында дартс спорт төре буенча ярышлар үткәрелде.
Ярышлар - дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.
2012 елның 2 апреле көнне, Татарстан Республикасының шахмат Федерациясе бинасында шахмат буенча ярышлар белән Татарстан Республикасының дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимияте аппараты органнары хезмәткәрләренең II Спартакиадасы старт алды.
Узган атнаны, 2012 елның 21 марты көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә “Халыкара Аэропорт “Казан”ААҖ директорлары Советы утырышы булды.
Утырышта “Халыкара Аэропорт “Казан”ААҖ директорлары Советы әгъзаләреннән - Азат Галиәхмәтов, Владимир Щърбанов, Мирослав Петков, Андрей Омилаев, чакырылган кешеләрдән - “Халыкара Аэропорт “Казан”ААҖ генераль директоры Алексей Старостин, «Болгериан Еъруейз Груп» ЕАҖ башкарма директоры Пламен Атанасов һәм башкалар катнаштылар.
2012 елның 22 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.
Аттестацияләнүдә 15 дәүләт хезмәткәре катнашты.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәсбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе белгечләренең мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 479 кеше кадастр инженеры аттестатына ия булган. Шуларның 20се аттестатларны бу елны алганнар.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү сораулары каралды.
Бу елның 12 нче мартына Татарстанда 10175 гаиләдән гариза кабул ителгән. Шуларның 986 (9,2%) сы Интернет-портал аша килгән. Барлык кабул ителгән гаризаларның 88 %ы җир кишәрлекләрен шәхси йорт төзү өчен язылган.
Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткәрелгән чираттагы планлаштыру киңәшмәсендә республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 34,2 миллион сум акча керде. Бу, 2012 елга куелган планның 3,7 % ын тәшкил итә. Белешмә өчен, узган елның әлеге вакытында 24,4 миллион табыш кергән булган.