ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2012 ел
сишәмбе

       2011 елның 18 нче ноябрендә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүне караган “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” Закон кабул ителгән иде. Әлеге Закон 2011 елның 26 нчы декабрендә гамәлгә керде.

       Законның 32 маддәсенең 3 нче пункты нигезендә муниципаль милектәге, шулай ук дәүләт милкендәге җир кишәрлекләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә.

       Җир кишәрлекләре гариза бирүченең даими тору урыны белән бәйле рәвештә җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җир кишәрлекләре мониторингы алып барыла. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары башлыкларына күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җир кишәрлекләрен формалаштыру буенча мәгълүматларны бирү турында хатлар җибәрелде.


5
март, 2012 ел
дүшәмбе

       2012 елның 2 марты көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану һәм җиргә хокукны теркәүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;

·        җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

·        бәяләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

·        Мөлкәт идарәсенең торак-коммуналь  хуҗалык, күчемсез милек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

·        Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты.


2
март, 2012 ел
җомга

       1.03.2012 елны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча чираттагы имтихан алу үткәрелде.

       Квалификацион имтихан тапшыруга рөхсәт алган 18 кешенең имтихан тапшыруга 17 се килде. Имтихан кабул итү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча, бары 6 сынау тотучы гына имтиханнарны уңышлы тапшыра алды. Алдагы көннәрдә алар кадастр инженерларының квалификацион аттестатларына ия булачаклар.

 


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
       Сайлау алды кампанияләре үткәрү кысаларында, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, 2012 елның 12 февраль көнне Минзәлә шәһәре Мәдәният йортында үткәрелгән форумда катнашты. Форумда Минзәлә шәһәренең 30 оешма һәм предприятиеләреннән  килгән 500 ләп кеше катнашты. Чарада катнашучылар арасыннан күп еллык хезмәт тәҗрибәсе туплаган укытучы, врачлар һәм башка төрле һөнәр ияләре чыгыш ясадылар. Алар чыгышларында илнең бүгенге җитәкчеләренең кешелек тормышын яхшырту өчен барлык уңайлы шартлар тудыруга күп көч куюларын азсызыкладылар һәм барлык кешене дә сайлауларда катнашуга өндәделәр.

28
февраль, 2012 ел
сишәмбе

       2012 елның 28 нче февраль көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә «ТАТ-АВИА» ябык акционерлык җәмгыяте директорлары Советы утырышы булып узды.

       Директорлар Советы утырышында халыкара программалар буенча ЕАО «Болгериан Еъруейз Груп» генераль директор урынбасары Владимир Щърбанов, АҖ «ТЕХНОИМПОРТЭКСПОРТ» башкарма директоры Иван Тодоров, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты төп киңәшчесе Лилия Сафина катнаштылар. Утырыш эшендә шулай ук ЕАО «Болгериан Еъруейз Груп» башкарма директоры Пламен Атанасов һәм башка чакырулы вәкилләр катнашты.


22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

       Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан республикасы милкендә булган күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды. Комиссия утырышында 3 муниципаль берәмлек тәкъдиме каралды:

       Алабуга муниципаль районының  Алабуга шәһәре Казан урамында урнашкан “Александров паркы” объектын муниципаль милеккә күчерү;

       Сарман муниципаль районы Кавзияков авыл җирлегенең Кавзияково авылы, Совет урамында урнашкан 66В һәм 14А биналарын муниципаль милеккә күчерү;

       Нурлат муниципаль районының Тюрнясево авылы җирлегендә урнашкан 9 күчемсез милек объектын муниципаль милеккә күчерү.


15
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

       Бүген Минзәлә шәһәре балалар иҗаты Йортында Минзәлә районы муниципаль районы ветераннары Пленумы уздырылды. 70 кә якын ветеран һәм авыл Советы җитәкчеләре район кураторы – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белән берлектә район күләмендәге борчыган сорау һәм мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр. Сорауларның күбесе авыл хуҗалыгы җирләре, коммуналь хуҗалык эшләре һәм күп балалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләләренә кагылышлы иде.


13
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстан чаңгы юлы - 2012” массакүләм ярышларда катнашты.


6
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

       Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткәрелгән чираттагы планлаштыру киңәшмәсендә республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 34,2 миллион сум акча керде. Бу, 2012 елга куелган планның 3,7 % ын тәшкил итә. Белешмә өчен, узган елның әлеге вакытында 24,4 миллион табыш кергән булган.


1
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

       2012 елның 31 нче гыйнвар көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы сайлаучылары белән очрашты.

       Очрашу Минзәлә мәдәният йортында “Киләчәкне без үзебез сайлыйбыз” темасы буенча форум төрендә оештырылган иде. Район яшьләре катнашында үткәрелгән форумда авыл советы җитәкчесе, укытучылар, Минзәлә районының мактаулы гражданы, яшьләр бүлеге вәкиле һәм яшь ана чыгышлары тыңланылды. Алар барысы да сайлауларда актив катнашырга чакырдылар. Очрашуда барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International