Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Универсиада авылы территориясендә француз инвесторларын урнаштыру сораулары буенча “Содексо ЕвроАзия” компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрелде.
Инвесторлар тарафыннан XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада – 2013 кысаларында Универсиада авылы территориясендә туклануны оештыру буенча хезмәт күрсәтүне башкару планлаштырыла.
Бүген, 25 гыйнвар көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җитәкчелегендә ААҖ “Халыкара аэропорт “Казан” директорлары Советы утырышы булды.
Киңәшмә көн тәртибендә ААҖ “Халыкара аэропорт “Казан” реконструкциясе буенча сораулар каралды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча бәясен арттыруга ачык аукцион үткәрелде.
11.01.2012 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, 30.12.2011 елда Татарстан Президенты Р.Н. Миннеханов каршында үткән киңәшмә беркетмәсен башкару максатыннан, Казан шәһәренең агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын торгызу сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 маддәсе нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының боерыгы белән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү турында гариза, шулай ук, күп балалы гаилә әгъзалары яшәүче йорт урнашкан җир кишәрлеген бирү турындагы гариза формалары расланылды.
Узган шимбә көнне, 17.12.2011, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” сәламәтлек саклау комплексында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив канаштылар.
2011 елның 6 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларның үз вазифаларына тәңгәл булуларын билгәләү максатыннан башкарылды.
Аттестацияләнүдә 11 дәүләт хезмәткәре катнашты.
7 нче ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы хакимияте башлыгы Рәсим Садыйков белән Минзәлә муниципаль районының сугыш ветераннары һәм аларның гаиләләренә 5 йорт ачкычы тапшырдылар.
Бу тантаналы чарада ветераннар өчен йорт төзүче оешма җитәкчеләре дә катнаштылар.
Узган шимбә көнне, 29.10.2011, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә “Тулпар” сәламәтлек саклау комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышлар - дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.
Халыкара урманнар елын үткәрү кысаларында 2011 нче елның 29 нчы октябрендә республикада “Чиста урманнар” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде. Биектау урман хуҗалыгы территориясендәге урманны чүпләрдән арындыру эшендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 10 хезмәткәре активлык күрсәтте. Министрлык хезмәткәрләре мондый акциядә инде бу елны икенче тапкыр катнаштылар.