ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2011 ел
шимбә

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә шәһәркүләм өмәгә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.



10
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

       2011 елның 8 октябрендә Халыкара урман елы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Столбище урман хуҗалыгы участогында ылыслы агач үсентеләре утыртуда катнаштылар.


3
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

       Дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итү системасында эшләгән һәм бүгенге көндә дә министрлыкта хезмәт күрсәтүче 42 ветеран бар.

       Халыкара олылар көне алдыннан Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ветераннарны котлау кичәсе үткәрелде. Министрлык өчен бу бәйрәм традициягә кертелде. Ел саен Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләп лаеклы ялга киткән ветераннар катнашында тантаналы чара оештырылып килә. Озак еллар министрлыкта хезмәт күрсәтеп, бүгенге көндә инде пенсия яшенә җиткән пенсионерларны бәйрәм хөрмәтеннән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.


29
сентябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

        29 нчы сентябрь көнне “2011 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль мөлкәт табышын тәэмин итү ” темасы буенча Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде. Утырышта ТР Дәүләт советы комитеты рәисе Марат Галиев, рәис урынбасары Илсур Сәфиуллин, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, республика ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль мәгариф бүлекләрнең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палаталары һәм министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре – барлыгы 80 нән артык кеше катнашты.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгышында билгеләп киткәнчә, әлеге чараның форматы гадәти хисап колегияләреннән беркадәр аерылып тора. Коллегия көн тәртибенә муниципалитет вәкилләренең кызыксындырган сорауларына сорау-җавап формасында әңгәмә үткәрү, министрлык һәм палаталарның эшчәнлегенә кагылышлы практик мәсьәләләрне хәл итү юлларын тикшерү дә кертелгән иде.


31
август, 2011 ел
чәршәмбе

       Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.


29
август, 2011 ел
дүшәмбе

       Бишенче ел рәттән инде Татарстан Республикасында матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” исемле акция үткәрелә. Бу акция кысаларында, мәктәпкә җыенырга ярдәм итү йөзеннән, матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкалар бүләк ителә.

       Әлеге акция кысаларындагы чара узган атнада Минзәлә муниципаль районында да “Өметбай” исемле драма театры бинасы каршында оештырылды. Бу чара матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы 63 бала өчен оештырылды.


17
июнь, 2011 ел
җомга

       РФ Президенты Дмитрий Медведев РФ хөкүмәтенә РФ субъектлары белән берлектә күп балалы гаиләләргә йорт төзү яки бакча булдыру өчен бушлай җир бирү тәртибен эшкәртү турында йөкләмә биргән иде. Җир кишәрлеге бирү регионнарның үзенчәлегенә карап, этаплар буенча башкарылачак.

       Россия Президентының бу мөрәҗәгатен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә Татарстан Хөкүмәтенең Комплекслы планы расланды. Әлеге план кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгына “ТР Җир кодексының өченче яки аннан соңгы бала туган очракта йорт төзү яки бакча булдыру өчен бушлай җир бирү турындагы бүлегенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын эшкәртү йөкләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International