25.06.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Х. Такташ ур., 115 нче йорт адресы буенча урнашкан бинадагы 714,4 кв.м бүлмәләргә карата «Коткару» медицина берләшмәсе белән концессион килешмә төзелде.
Бүлмәләр концессионерга Министрлык тарафыннан 15 елга бирелде. Килешмә кысаларында концессионер бу бүлмәләрне Татарстан Республикасындагы мәҗбүри медицина иминият системасында Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү медицина ярдәме күрсәтү өчен кулланачак.
20 июнь көнне“Таттехконтроль” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды.
Көн тәртибе буенча түбәндәге сораулар каралды:
1. Акционерлар гомуми җыелышының көн тәртибен раслау;
2. Еллык исәп-хисапны раслау, еллык бухгалтерлык исәп-хисабын раслау, шул исәптән керем һәм чыгымнар буенча, шулай ук керем һәм чыгымнарны 2012 финанс елы нәтиҗәләре буенча бүлү;
3. Җәмгытьнең яңа редакциядәге уставын раслау;
4. Җәмгытьнең директорлар шурасы составын билгеләү;
5. Җәмгытьнең аудиторын раслау;
6. Җәмгытьнең директорлар шурасы әгъзаларын сайлау;
7. Җәмгытьнең ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау турындагы сораулар каралды.
20 июнь көнне «Содружество» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча түбәндәге сораулар каралды:
1. Еллык исәп-хисапны раслау;
2. Еллык бухгалтерлык исәп-хисабын раслау, шул исәптән керем һәм чыгымнар буенча;
3. Керем һәм чыгымнарны 2012 финанс елы нәтиҗәләре буенча бүлү;
4. Җәмгыятьнең гади акцияләре буенча дивидендлар исәпләү һәм түләү;
5. Җәмгыятьнең директорлар шурасы әгъзаларына компенсацияләр һәм акчалата түләү;
6. Җәмгыятьнең ревизия комиссиясе әгъзаларына компенсацияләр һәм акчалата түләү;
7. Җәмгыятьнең аудиторын раслау;
8. Җәмгыятьнең директорлар шурасы әгъзаларын сайлау;
9. Җәмгыятьнең ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау;
10. Җәмгыятьнең ревизия комиссиясе әгъзаларына компенсацияләр һәм акчалата түләү турындагы нигезләмәнең яңа редакциясен раслау;
11. “Акционерлык җәмгыятьләр турындагы” 26.12.1995 №208-ФЗ Федераль законның XI бүлеге нигезендә килешүләрне раслау турындагы сораулар каралды.
2013 елның 19 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 429 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 261, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 588 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 772 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
14 июнь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Ришвәт бирмим һәм алмыйм” дип исемләнгән акция кысаларында «Татарстан Республикасының яшьләр союзы» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре белән очрашу узды.
Очрашу барышында яшьләр оешмасы активистлары министрлык эшчәнлеге һәм андагы коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган эш белән таныштылар. Алар үз чиратында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләрен оешманың юнәлешләре, шул исәптән коррупциягә каршы көрәш буенча уздырылган эшләре турында сөйләделәр.
11.06.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җирле үзидарә органнарына ТР № 9 Законы кысаларында дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү максатыннан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе эшләп чыгарган үләт чокырларын тоту өчен бирелгән финанс чараларыннан файдалану буенча методик кулланма проектын карау киңәшмәсе үтте.
Министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ТР финанс министрлыгы, ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР МК каршындагы ТР социаль һәм икътисади тикшеренүләр үзәге, ТР муниципаль берәмлекләр шурасы, шулай ук Арча, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат муниципаль районнарының вәкилләре катнашты.
2013 елның 11 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 372 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 231, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 588 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 756 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
7 һәм 10 июнь көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Мәскәү-Казан-Екатеринбург” тизйөрешле тимер юл магистрале трассасын төзү проектын тормышка ашыру максатыннан «Ленгипротранс» ААҖ (генпроектлаучы), «Томгипротранс» ААҖ, « Тизйөрешле магистральләр» ААҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖ, «Татинвестгражданпроект» ДУО, Казан, Яр Чаллы шәһәре округлары җирле үзидарә органнары һәм республиканың муниципаль районнары вәкилләре катнашында “Мәскәү-Казан-Екатеринбург” магистрале трассасын сайлау буенча киңәшмә үткәрелде.
Кызыл Байрак авылы янындагы яшел чирәмле киң һәм матур аланда быел да шаулап-гөрләп район Сабан туе узды. Көне дә матур килде. Игенчеләрне куандырып явып үткән шифалы яңгырлардан соң ялтырап кояшы чыкты. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган район халкы, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, икмәк үстерүчеләрне олыларга, ял итәргә, күңел ачарга, уеннарда, спорт ярышларында катнашырга дип зур мәйданга җыелды.
Сабан туеның үзенә генә хас йолалары бар. Аларны сакламаса, мөгаен, яши алмас һәм елдан-ел шулай киң колач җәя бармас иде ул. Районда да бу бәйрәмне үткәрүнең үз кагыйдәләре, үз тәртибе бар. Шуңа күрә дә үткән еллардан әлләни аерылмыйча гына, һәр ел саен бер рухта үтә бәйрәм.
Быел да алып баручылар килгән кунакларга хәерле көннәр теләп Сабан туе программасын башлап җибәрделәр. Шулай итеп, нәкъ сәгать унда бәйрәм ачык дип белдерелде. Менә мәйданга, гадәттәгечә, бер-бер артлы Сабатуе гүзәлләре чыга. Аларга егетләр кызларның үзләре кебек матур чәчәкләр бүләк итә. Шулай итеп, 2013 ел Сабан туеның беренче гүзәл мизгеле күңелләргә уелып кала. Аннары Сабан туеның төп өлеше башланды. Трибунаның алдан билгеләп куелган урынына күп еллар район хуҗалыкларын, предприятие-оешмаларын җитәкләгән ветераннар чакырылды. Район үсешенә керткән өлешләре өчен аларга олы рәхмәт белдерелде. Бәйрәм программасы басу-кырларыбызның хуҗаларын – игенчеләрне, иртәнге караңгыдан фермада кайнаучы савымчыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. Мәйдан уртасына ярымтүгәрәк ясап җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт алдынгылары басты.
– Бүгенге бәйрәм – сезнең арымас-талмас хезмәтегез нәтиҗәсе, – диде район башлыгы Васил Хаҗиев аларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең тырышлыгыгыз белән тиешле агротехник срокларда язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамладык. Күңелләрне сөендереп, игеннәребез дә яхшы гына тишелде. Табигать тә, шөкер, мәрхәмәтеннән ташламый. Хезмәтебез мул уңыш бирер дип ышанабыз, – диде ул. Сабан туеның барлык кунакларын Васил Гарипович хакимият, район Башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде, имин көннәр теләде.
Бәйрәмнең тагын бер матур бизәге – Сабан туе әләмен күтәрү. Ул мәртәбәле эш һәр Сабан туенда узган елның кыр батырларына тапшырыла. Менә алар – 2013 елның Сабан туе әләмен күтәрергә лаеклы механизаторлар – “Гигант” җәмгыятеннән Флорис Миңнегалиев, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Рафил Бәхтияров, “Ярыш” хуҗалыгыннан Рафис Хәмәтов, “Ирек” җитештерү кооперативыннан Рамил Сабирҗанов. Татарстан гимны яңгырый, бар мәйдан аягүрә баса, кыр батырлары әләмне күккә күтәрә.
Бәйрәм райондашларны хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклары белән дә матур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тукайлыларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев алып килгән. Ә чаллылыларның тәбрикләү сүзләрен һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтләрен шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева җиткерде.
Уеннар символы Чуашия башкаласыннан Ульяновскига юнәлә
Бүген Универсиаданың төп символы Чуашиягә килеп җитте. Универсиада утын урамнар буйлап 40 кеше йөртте. Чабаксар ут эстафетасының Россия этабында 23 нче шәһәр булды.
Чабаксарда Универсиада утын иң яхшы студентлар, танылган спортчылар йөртте. Шулай ук факел волонтерларга һәм яшьләр иҗтимагый оешалары, Универсиада партнер компанияләре вәкилләренә ышанып тапшырылды.
Чабаксарда ут эстафетасы шәһәрнең үзәк урамнары һәм мәйданнары буенча 5000 метр ара узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Чуашия Республикасы физкультура, спорт һәм туристлык министры Сергей Мельников, Чабаксар башлыгы Леонид Черкесов, И.Н.Ульянов исмендәге Чуашия дәүләт университеты ректорының тәрбия эшләре һәм куркынычсызлык буенча урынбасары Олег Викторов катнашты.