Дәүләт теркәү, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәте тарафыннан кадастр исәбендә карар кабул итүче теркәүчеләрнең белемнәрен күтәрү өчен укыту методик үзәк булдыру уйланыла. Шул сәбәпле, 10.07.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" һәм “Өченче яшь”ААҖ вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
Универсиада 2013 кысаларында 6 июль көнне Универсиада уты Эстафетасы үтте. 27- нче җәйге Универсиаданың төп символы Казанга ярышлар алдыннан гына килде һәм дөньяның 5 өлешендәге 51 шәһәрендә булырга өлгерде.
Эстафета Универсиада авылында старт алды һәм Казан (Идел Буе) федераль университеты бинасы каршында туктады. Факелны беренче итеп Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин алып китте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика гражданнарына бушлай җир кишәрлекләре бирү программалары турында
күп санлы сораулар килү сәбәпле хәбәр итәбез.
РФ Җир Кодексының 2 пунктында каралганча, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре гражданнар һәм юридик шәхесләр милкенә түләүле генә бирелә ала.
Шулай итеп, РФ ҖК 30 маддәсе нигезендә җир кишәрлекләре шәхси милек яки арендага аукцион сатуы аша бирелә.
Җир кишәрлекләре РФ ҖК, РФ субъектлары һәм федераль законнар нигезендә бушлай да бирелергә мөмкин.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрелде.
Сатуга 29 автотранспорт, шул исәптән ВАЗ, ГАЗ, Деу Нексия, Mersedez Benz E320 Hyundai, Sonata автомобильләре куелган иде. 20 автотранспорт чарасы сатылды.
Татарстан Республикасында 2013 елның 30 июне торышына 21466 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алуга гариза язган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru).
Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 15 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
28.06.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Казан 2013” башкарма дирекциясе” оешмасы, туризм, спорт һәм физик культура Идел Буе дәүләт академиясе, “Техник инвентаризация бюросы” РДУП, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкилләре катнашында Универсиада-2013 объектларына карата булган сораулар буенча чираттагы киңәшмә үтте.
2013 елның 26 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 466 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 261, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 588 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 795 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
Татарстан Республикасының дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2013 елның икенче кварталында 2013 елны үткәрергә планлаштырылган 79 тикшерүдән 26 тикшерү үткәрде.