Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов Кадастр бәяләве буенча дәүләт бюджет учреждениеләре ассоциациясе оештырган «Административ-территориаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү» Бөтенроссия ВКС-семинарында катнашты.
2024 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керем 1 881,34 млн сум тәшкил иткән.
Республикада 485-ФЗ номерлы Законны үтәү кысаларында унитар предприятиеләрне реформалау эше дәвам итә.
«01.09.2024 елга күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары бәяләре мониторингы» җыентыгының 16 нчы басмасында Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге экспертлары җир базарын анализлыйлар. Теркәлгән алыш - бирешләр мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә (2023 елның 1 сентябреннән) аеруча кирәкле категориядәге җир кишәрлекләре бәясенең уртача 15-20% ка артуы күзәтелә.
РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»19.10.2024 № 1396 карары.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында "Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү" темасына коллегия утырышы узды. Чарада республиканың тармак министрлыклары, ведомстволары һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.
РФ Президенты Владимир Путин Комплекслы кадастр эшләрен уздыруга кагылышлы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.
2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы план буенча 4 503,45 млн сум булганда 5 553,53 млн сум тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 563,78 млн сумга күбрәк.
Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге «01.09.2024 елга күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары бәяләре мониторингы»җыентыгының 16 нчы басмасын чыгарды. Экспертлар Казанда соңгы ярты елда коммерцияле күчемсез милеккә бәяләр шәһәр районына бәйле рәвештә якынча 18 - 20% ка үскәнен анализлаганнар һәм ачыклаганнар.
Мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирү буенча электрон аукционнар үткәрү муниципаль бюджетларның керемнәрен арттыруда һәм коррупция куркынычы кимүдә сизелерлек фактор булып тора.