ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 5 декабрендә «Дәүләт кадастр бәясе турында «Федераль законның 18 һәм 22.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында " 513-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде. Федераль законда, аерым дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә түләү күләме яисә бәясе дәүләт яисә муниципаль милектә булган күчемсез милек объектының кадастр бәясе күләменнән чыгып билгеләнсә, тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (үтенеч) биргән датага гамәлдә булган күчемсез милек объектының кадастр бәясе кулланылса күздә тотыла.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференцэлемтә режимында утырышны Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләренең идарә һәм контроль органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссиясе утырышын үткәрде.

Бүген IT-паркта. Баширә Рамиева «Алма — бирмә»республика коррупциягә каршы форумы узды.

Чарада ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, шулай ук дәүләт хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләрнең башка вәкилләре катнаштылар.

08.12.2022 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә «Идел сукмагы» проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш районнары башкарма комитетлары вәкилләре, Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты «табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» департаменты вәкилләре катнашты.

07.12.2022 Министрлык хезмәткәрләре 9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган агарту – имидж чарасында катнаштылар һәм II урынны алдылар.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы комиссиянең киңәйтелгән йомгаклау утырышы үткәрде.

Чарада Иҗтимагый совет әгъзалары - «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков , Совет рәисе Фәрит Мусин, агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчесе Нәҗгать Мәгърифәтуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе җитәкчесе киңәшчесе Владимир Козонков, Татарстан Республикасы Иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова катнашты.

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә 2022 елда ятим балалар өчен калган 39 торак бинаны сатып алу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XVII Җыелышы кысаларында муниципаль берәмлекләрнең актуаль сораулары буенча “Территорияләрнең инфраструктура үсеше” онлайн-конференциясе узды.

Биредә су белән тәэмин итү, чистарту корылмалары инфраструктурасы үсеше сораулары, торак пунктларны газ белән тәэмин итү эшләре барышы, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларын федераль законнар таләпләренә туры китерү эшләре көн кадагына чыгарылды.

Республикада шәһәр төзелеше документларын әзерләү темасы буенча “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов сүз тотты. Ул Әгерҗе, Азнакай, Алабуга һәм Норлат районнары территориаль планлаштыру документларын эшләү өчен анкеталарны тутырып бетерү кирәклеген ассызыклады. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пункт чикләрен һәм территориаль зоналарын кертү барышы турында да хисап тотылды, шул исәптән районнарның территориаль планлаштыру схемаларында үзгәртүләр кертү юлы белән дә. Шулай ук районнарга иҗтимагый тыңлауларны вакытында билеләү һәм үткәрү әһәмияте, беретмәләрне һәм шәһәр төзелеше документларын раслау турындагы карарларны разработчикларга һәм Фондка юнәлдерү кирәклеге аңлатылды.

 


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Халыкара инвалидлар көне кысаларында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гадәттәгечә «Рәйхан» кафесында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен хәйрия төшке ашына җыйды. Хәйрия ашыннан соң алар өчен район мәдәният йортында хәйрия концерты оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International