Хәзерге вакытта күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72 217 гариза бирүчене кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 137, Чаллы шәһәре буенча – 9 460 гариза бирүче.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының ышаныч телефоны 221-40-56.
Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы 2025 елның гыйнвары йомгаклары буенча 508,41 млн сум тәшкил итә.
Узган ел ахырында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына региональ әһәмияткә ия махсус сакланучы табигый территорияләрнең (ООПТ) һәм аларның саклау зоналарының чиген билгеләү буенча эшләр йөкләнде. Әлеге эшләрнең башкаручысы итеп ТР Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы территорияләренә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин чакыру буенча Лисичанскига муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендәге экспертлар килде. Февраль азагында шәһәр администрациясе вәкилләре һәм муниципаль предприятиеләр җитәкчеләре өчен уку семинарлары узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы милкенә кертелгән кылган корал яисә административ хокук бозу предметы булган конфискацияләнгән мөлкәт белән эш итү тәртибе кабул ителде.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының социаль челтәрләрдә үз битләре бар.
Министрлык битләренә язылыгыз:
ВКонтакте: https://vk.com/club192604818
Телеграм: https://t.me/mziort
Коррупция җәмгыять өчен җитди куркыныч тудыра, икътисадый үсешне какшата, гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә һәм тормыш сыйфатын начарайта.
Коррупциягә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле механизмнарының берсе-җәзаның котылгысызлыгы принцибы. Бу коррупция җинаяте кылган һәркем котылгысыз рәвештә закон нигезендә җавапка тартылачак дигәнне аңлата.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре белән берлектә «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге һәм территориаль планлаштыру сыйфаты» В2 инвестицион климат торышы милли рейтингы күрсәткеченә ирешү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында 2025 елгы спорт сезоны старт алды. Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында чаңгы узышлары буенча ярышлар узды.