ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Программаның максаты-балаларда сәнәгатьтә санлы технологияләр турында күзаллауны формалаштыру, цифрлы җитештерүнең кешеләр тормышына һәм икътисадны үстерүгә ничек йогынты ясавын аңлау, шулай ук балаларда информатика, технология, җәмгыять белеме кебек фәннәрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы утырышында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) булган шәхси мәгълүматларны өченче затларга ачу әлеге белешмәләрнең субъекты рөхсәте белән генә башкарыла алуы турында норма кертелде.


15
июль, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/ сайтында урнаштырылган.


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасы Лаеш районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссия утырышы булды.

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе исеменнән коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе-Руслан Мөгинов катнашты.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский катнашында Идел буе федераль округы төбәкләрендә Пространство белешмәләре милли системасын булдыру һәм «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада округ төбәкләре җитәкчеләре, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте һәм “Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Федераль кадастр палатасы” ФДБУ вәкилләре катнашты. Татарстаннан әлеге киңәшмәгә республиканың премьер-министры Алексей Песошин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин,  Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Алексей Фролов, Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин кушылдылар.

Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чик турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды. Очрашуны Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе оештырды.

Фәнил Әһлиуллин: " Чикләрне билгеләү һәм аларны кадастр исәбенә кую – озын процесс»

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Татарстан буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова катнашындагы брифинг үтте.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 1 яртыеллыгында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International