Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендәге министрлыкның җитәкче составы республикага Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында килгән Дагестан Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Дагестан милке министрлыгының дәүләт милкен исәпкә алу һәм идарә итү идарәсе начальнигы Темирхан Хәлилов җитәкли.
Бүген Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышын уздырды. Уртак чара барышында комиссия һәм Иҗтимагый советның уртак компетенциясенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды:
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Студентлар стартапы» грант программасы җиңүчесе проектын тәкъдир итү булды. КДАТУ күчемсез милек белән идарә итү һәм экспертиза кафедрасы аспиранты Тимур Әхмәтгалиев киңәшмәдә катнашучыларга "Күчемсез милек объектларының базар бәясе мәгълүматларының цифрлы сервисын эшләү һәм кадастр бәясен билгеләүне автоматлаштыру KVADU.RU» проектын тәкъдим итте.
Хәзерге көндә Татарстанның 608 муниципаль берәмлегенә кергән 3 119 торак пункттан 2 368 чик кадастр хисабына кертелгән. Төрле башкаручыларда 86 җирлекнең генераль планы эшкә алынган. Бу 314 торак пункт чиген кадастр хисабына куюны тәэмин итәчәк.
Бүген Министрлыкта ТР Нотариаль палатасы һәм ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре белән берлектә вариссыз калган мөлкәт хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге мәсьәләләр күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча 518-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә чаралар үткәрү барышында барлыкка килде.
Матди тәэмин итү идарәсендә учреждение директоры Равиз Хәбибуллин рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Комиссия идарә хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барылган планлы эш белән таныштырды.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджетына милекне арендалаудан һәм сатудан 10 млрд сумнан артык акча кергән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге, цифрлаштыру, хокукларны теркәү кирәклеге турында сөйләде.
Бүген Казанда «Милләтләр кроссы – 2023» Бөтенроссия йөгерү көне старт алды. Ярыш урам экстрим-паркында башланды, маршрут Кремль яр буе буйлап узды.
Уфада «Юл хуҗалыгы өлкәсендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре» темасына Федераль юл агентлыгының еллык семинары узды. Чараның модераторы булып Росавтодорның җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Александр Соколовский чыгыш ясады.
2023 елның 15 августында «линия амнистиясе» турында закон үз көченә керде, ул линия объектларына (үткәргечләр, газ үткәргечләр, электр тапшыру линияләре һәм башкалар) хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен күздә тота.