«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ «Кайнау ноктасы» күмәк эш мәйданчыгында «Шәһәр төзелеше эшчәнлеген цифрлаштыру һәм стандартлаштыру» белем бирү программасын оештыра.
«Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Ульяновск өлкәсе вәкилләре белән берлектә чиктәш чик үтү урынына бардылар.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
27.11.2020 көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күчемсез мөлкәтнең сәүдә объектларын арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп торучы салым түләүчеләр исемлеген төзү турында»гы 1070 нче карары кабул ителде. Исемлекне формалаштыру һәм раслау буенча вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы билгеләнде. Исемлек оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр (аларның вәкилләре) гаризалары нигезендә төзелә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы унитар предприятиеләренең торышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды.
Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев видеоконференция режимында «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ төзегән блок-модульле биналарны күчерү механизмын эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Министрлык белгечләре, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәргән киңәшмәдә Зәй, Азнакай, Аксубай һәм Әлки районнары башкарма комитеты вәкилләре шәһәр төзелеше документларының торышы турында хәбәр иттеләр. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ проектларын әзерләү бүлеге башлыгы Әскәр Галиев сүзләренә караганда, Зәй һәм Азнакай районнарында территориаль зоналар чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кую ситуациясе яхшы. Ә Аксубай һәм Әлки районнарында потенциаль инвесторлар эзләү буенча эш дәвам итә.
27.11.2020 көнне "Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" юбилей X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Хөрмәтле кунак буларак, Фәнил Әһлиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, коррупциягә каршы законнар чагыштырмача яшь һәм хәзерге вакытта гамәли эштә барлыкка килә торган хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, дип билгеләп үтте.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Артур Галиев Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 1000 урынга исәпләнгән тикшерү изоляторын төзү белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.