Бүген, 21 октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.
Бүген, 2020 елның 20 октябрендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру" программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең алтынчы стажировкасы узды.
2020 елның 19 октябре көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинова рәислегендә пространство мәгълүматлары фонды һәм мәгълүмати тәэмин итү системасы эшчәнлеге буенча эксперт эш төркеме утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында 3119 (24%) торак пунктыннан 754енең чикләре турында белешмәләр урнаштырылган. 913 муниципаль берәмлектән 195 составына керүче барлык торак пунктларының чикләре кадастр исәбенә куелган. 322 җирлекнең генераль планнары төрле башкаручыларда эш дәверендә, аларны башкару 1 100 торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.
Шулай итеп, 396 муниципаль берәмлекнең генераль планын эшләргә һәм 1 200дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куярга кирәк булачак.
2020 елның октябрендә «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасының 5 транспорт чарасын сату буенча аукцион үткәрелде.
2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.
Республика законы буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, 2021 ел бюджеты үзенең социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап кала. Бюджет акчаларының 90 проценттан артыгы элек расланган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә. Киләсе өч елда бюджетның социаль юнәлеше сакланып кына калмыйча, шактый көчәйтеләчәк.
2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына республика бюджеты буенча парламент тыңлауларында Татарстан Республликасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.
2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «Күчемсез мөлкәт объектларын тартып алу» темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү булды.
Муниципаль хезмәткәрләрдән кергән кайбер сораулар Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагына карады.
2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев видеоконференция режимында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен җайга салучы норматив хокукый актларына салымнар һәм җыемнар түләү буенча түләмәгән бурыч алучыларның булмавы турындагы шартларны кертү өлешендә үзгәрешләр кертү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ вәкилләре катнашында узды.
2020 елның 15 октябре көнне Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган затларга махсуслаштырылган торак фондыннан бирелгән торак урыннары өчен торак-коммуналь хезмәтләр бурычларын бетерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә (ZOOM) узды.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының "2020-2025 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү" 03.10.2019 № 888 карары белән расланган программасын тормышка ашыру максатыннан ятим балаларга бирелергә тиешле 6 торак урын алу өчен дәүләт контракты төзү хокукына ачык аукцион игълан ителде.