ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 1 апрель көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 56 307 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 13 908, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 470 гаилә исемлеккә керде.

 

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Цифрлы нигездә үзгәртеп кору үзәге һәм Ак Барс Цифрлы технологияләр командасы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыкмыйча гына цифрлы пропуск алу өчен сервис эшләгән һәм эшләтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашырган илдәге беренче төбәк булды. 

30 нчы марттан башлап Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймас өчен, республикада яшәүчеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Аны үтәү һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыкмыйча гына цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин.

Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен кыска 2590 номерына, эшкәртүгә ризалык биреп, шәхси мәгълүматларны күрсәтеп SMS җибәрергә кирәк булачак. Хәбәр текстының үрнәге: Теркәү#Иванов Иван Иванович#9200123876#Казань ул. Спортивная 33#Согласен на обработку персональных данных.

 


31
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 31 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләрендә урнашкан гидротехник корылмаларны исәпкә алуны тәртипкә салу сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының 33 муниципаль берәмлегендә урнашкан хуҗасыз гидротехник корылмаларны визуаль комиссион тикшерү барышы, Татарстан Республикасының 17 муниципаль берәмлегендә гидротехник корылмалар саны буенча аермаларны Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат базасы белән һәм Татарстан Республикасының 25 муниципаль берәмлегендә «Татмелиоводхоз «Идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары белән чагыштыру мәсьәләләре каралды. 

Республиканың гидротехник корылмаларын исәпкә алуны тәртипкә салу эше дәвам итә.​


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

«Җир Сәгате» - халыкара символик акция, аның барышында экологлар планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп утны һәм көнкүреш электр приборларын 1 сәгатькә сүндерергә өнди. Глобаль масштабларда бу энергия куллануны киметергә, димәк, ресурсларны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган акция планетаның табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2020 елның 28 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) декоратив яктырту һәм административ бинаның дежур яктыртуын сүндереп экологик акциягә кушылды.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның ике аенда «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы учреждениеләренә һәм предприятиеләренә оператив идарә итү һәм хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 8 аукцион үткәрелде. Бу аукционнарда барлыгы 2,5 миллион сумлык 12 транспорт чарасы сатылды, дәүләт мөлкәтен арендалау буенча 4 килешү төзелде.

Аукционнар үткәрү буенча күрсәтелгән хезмәтләр өчен «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан 80 мең сумга өстәмә керем алынды.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 25 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, «Кадастр палатасы» ФДБУ һәм «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы чиген Ульяновск өлкәсе белән чиктәш җирдә узу мәсьәләләре каралды, Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре каралды.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы начараюга бәйле вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы расланды. Әлеге планны тормышка ашыру кысаларында эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил аппараты каршындагы бизнеска ярдәм итү өчен «Кайнар линия» эшли башлады.

Шалтырату (843) 203-29-08 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр төшке аш тәнәфессез кабул ителә.

«Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 18 мартындагы 66-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

Бәяләү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе ачыкланды:

зказчы белән бәяләү үткәрүгә килешү төзегән юридик затның заказчы тарафыннан Бәяләү үткәрү өчен кирәкле мәгълүматны һәм документларны алу, шулай ук бәя бирүдән баш тарту һәм заказчы кирәкле мәгълүматны яисә эш шартларын тапшырмаган очракта, аны үткәрүдән баш тарту хокукы беркетелгән;

бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә квалификация имтиханын тапшыру өчен гариза бирүчеләрне кабул итү вакыты һәм квалификация аттестаты бирү шартлары ачыкланды;

бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмасы статусы булган коммерцияле булмаган оешманы үзгәртеп коруга кагылышлы мәсьәләләр җайга салынды;

бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмасы әгъзаларына карата дисциплинар йогынты чараларын куллану өчен нигезләр исемлеге киңәйтелде;

бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешманың компенсация фондын тәшкил итүче мөлкәт нотариусы депозитына кертү тәртибен җайга салучы нормалар беркетелде;

банкротлык турында бердәм федераль реестрга кертелергә тиешле бурычлының мөлкәтен бәяләү турындагы хисап турындагы мәгълүматлар исемлеге билгеләнде.

 

 


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Артур Галиев билгеләп үткәнчә, бүгенгә исемлекләргә 56 мең күп балалы гаилә кертелгән, шулардан 36 меңе яисә 65%ы җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Җир кишәрлекләрен бирү нормалары ММИ тарафыннан 6дан алып 20 сутыйга кадәр расланган. Казанда бу – 3 баладан торган гаиләгә 6 сутый, тагын 1 сутый – 3 нче баладан соң туган балага.  

Артур Галиев хәбәр иткәнчә, бүгенгә 7 муниципаль район күп балалы гаиләрне тулысынча җир кишәрлекләре белән тәэмин иткән. Бу – Әгерҗе, Аксубай, Апас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш районнары. Артта калучылардан 10 район, аларда тәэмин ителеш – 50-80%. Бу – Түбән Кама, Баулы, Лениногорск, Әлмәт, Зеленодольск, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Арча, Тукай районнары.

Нотыкчы Казан һәм Чаллы шәһәрләренә аерым тукталды. Тәэмин итеп бетерү өчен 11 мең җир кишәрлеге җитми. Барлыгы Казанда 2,5 мең җир кишәрлеген бирү каралган. Бүгенгә 2 мең 360 кишәрлек рәсмиләштерелгән, шулардан 1 мең 14 җир кишәрлегенә карата Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карар кабул ителгән.  

Чаллы шәһәре буенча өстәмә массивларны үзләштерү дәвам итә. Барлыгы Чаллы шәһәре буенча 780 кишәрлекен рәсмиләштерү каралган. Бүгенгә 535 кишәрлек рәсмиләштерелгән, шулардан 246 кишәрлекне күп балалы гаиләләр сайлаган инде.  

Артур Галиев Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы җитәкчелеген массивларны үзләштерү эшен тизләтергә өндәде. 

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

20
март, 2020 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды»ДБУ вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.

Тэги: Чикләрне билгеләү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International