ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендәге гидротехник корылмаларны исәпкә алуны тәртипкә салу сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте. Бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсе, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе һәм кайбер муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының мәгълүматлар базасы белән гидротехник корылмалары саны буенча аермаларны чагыштыру нәтиҗәләре каралды. Чагыштыру нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль берәмлекләрендә гидротехник корылмаларның гамәлдәге исемлегенә төзәтмәләр кертелде.
"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
2020 елның 7 апрелендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 472 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.
Хөрмәтле эшкуарлар, бу документта сез коронавирус шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль ярдәм чаралары исемлеге белән таныша аласыз (норматив хокукый актлар федераль башкарма хакимият органнарында раслану стадиясендә).
Чираттагы, 01.03.2020 торышына «Күчемсез милек объектлары бәяләре , җир һәм аренда ставкалары мониторингы» җыентыгы коммерциячел булмаган «Татарстан Республикасының бәяләүчеләр Союзы» (Партнерлык) экспертлары тарафыннан әзерләнде. Әлеге юнәлеш Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан да хупланды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 13 мартындагы 182 номерлы карары). Тикшеренүләр бәйсез аналитилар, экспертлар, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округлары, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты), Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, күчемсез милек базарында катнашучыларның һөнәри берләшмәләре һәм эксперт оешмалары ярдәмендә башкарыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2020 елда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында"2020 елның 3 апрелендәге 440 номерлы карары кабул ителде. 7 нче кушымта бәяләүчеләрнең квалификация аттестатларының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы мәсьәләгә карый.
2020 елның 31 мартына булган мәгълүматлар буенча, дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 115,69 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты алдында бюджет йөкләмәсе 31.03.2020 көненә 23,26% ка үтәлгән.
2020 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга кул куйды.
Федераль закон нигезендә гадәттән тыш хәл режимы чорында яисә тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу куркынычы туганда, яисә тиешле территориядә чикләү чаралары (карантин) гамәлгә ашырылган чорда, шулай ук кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки кеше үлеменә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) өчен, әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять җаваплылыгына тартылучы гамәлләр юк икән, административ җаваплылык билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре исемлеге расланды. Аны булдыруның төп максаты - Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану.