Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан 2019 нчы елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балаларга бирелергә тиешле 309 торак фатир сатып алынды. Фатирлар алу өчен гомуми сумма 372,3 млн. сум тәшкил итә, шуланың:
44,7 млн.сум - Россия Федерациясе бюджетыннан;
327,6 млн.сум - Татарстан Республикасы бюджетыннан.
2020 нчы елда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балаларга бирелергә тиешле 600 торак фатир сатып алынырга тиеш. Фатирлар алу өчен гомуми сумма 840,7 млн. сум тәшкил итә, шуланың:
46 млн.сум - Россия Федерациясе бюджетыннан;
794,7 млн.сум - Татарстан Республикасы бюджетыннан.
Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 30.12.2019 көненә республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә Казан һәм Ял Чалы шәһәрләрен кертеп, 55,1 мең гаилә исемлеккә керде, 39,8 артык җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелды.
Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 35 161 җир кишәрлеге бирелде.
2019 елга күп балалы гаиләләрне участоклар белән тәэмин итү буенча 2019-2021 елларга халыкның тормыш сыйфатын һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләүнең дәүләт биреме белән билгеләнгән республика индикаторы үтәде.
Россия Федерациясе субъектларында квалификация имтиханын үткәрүне оештыру өчен «ФРЦ» ФБУ тарафыннан алдан гаризалар җыю оештырылды, алар Россия Федерациясе субъектларында квалификация имтиханын кабул итү пунктларының планлаштырылган графигы төзелгән иде.
Россия Федерациясе субъектларында квалификация имтиханын кабул итүнең планлаштырылган графигы:
РФ субъектлары
Квалификация имтиханын үткәрү ае
Владивосток
март
Ставрополь
апрель
Казан
май
Санкт-Петербург
май
Иркутск
июнь
Екатеринбург
сентябрь
Красноярск
сентябрь
Уфа
октябрь
Ростов-на-Дону
ноябрь
Новосибирск
декабрь
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, «ФРЦ» ФБУ Россия Федерациясе субъектларында квалификация имтиханын үткәрү графигына үзгәрешләр кертү хокукын үзендә калдыра.
Хөрмәтле коллегалар һәм ветераннар!
Якынлашып килүче яңа 2020 ел белән чын күңелемнән котлыйм !
Киләсе ел тотрыклылык һәм чәчәк ату,
ниятләрне һәм барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашыру елы булсын,
яңа казанышлар һәм якты вакыйгалар белән тулы булсын!
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия,
сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим.
Ихтирам белән, министр Фәнил Әһлиуллин
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 27.12.2019 ел, №4168 – р боерыгы (алга таба-министрлык) нигезендә, салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнә торган күчемсез мөлкәт объектлары исемлеге (алга таба – исемлек) 25.11.2019 ел, №3711-р ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән расланган 425-447 пунктлары белән тулыландырылган.
Исемлек Министрлык сайтының «салым базасы кадастр бәясе кебек билгеләнә торган күчемсез милек объектлары» бүлегенең «2020 елга күчемсез милек объектлары исемлеге» бүлекчәсендә урнаштырылган (). http://mzio.tatarstan.ru/rus/perechen-obektov-nedvizhimosti-na-2020-god.htm).
Бүген министр урынбасарлары, структур бүлекчәләр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган атналык киңәшмә шатлыклы вакыйгалардан башланды. Министрных беренче урынбасары Артур Галиев беренче тапкыр дәүләт гражданлык хезмәтенә кергән министрлык хезмәткәрләренә таныклыклар тапшырды. Яшь белгечләрне шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов котлады.
Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 27.12.2019 көненә 55,1 меңгә якын гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 35,1 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен үз милекләренә алган.
2019 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе тарафыннан «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт милкеннән файдалануны һәм аларның сакланышын контрольдә тоту буенча 93 тикшерү үткәрелде, шуларның 88 е пландагы, 5 се планнан тыш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда тикшерүләр уздырганда Министрлык тарафыннан түбәндәге закон бозулар ачыкланды:
- 6 учреждение 2071,1 кв. м мәйданлы биналарны, Министрлыкның тиешле килешүләрен һәм ризалыгын рәсмиләштермичә генә, чит оешмаларга файдалануга тапшырылган;
- 17 учреждениенең 43 күчемсез милек объектына оператив идарә хокукын дәүләт теркәве юк;
- 8 учреждение Татарстан Республикасы Дәүләт милке Реестрына 10 күчемсез милек объектына кертү өчен мәгълүматларны тапшырмаган;
- гомуми мәйданы 15720,9 кв. м булган 58 күчемсез милек объекты , 2,93 га булган 4 җир кишәрлеге, 20 автотехника файдаланылмый;
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 23 икт Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 4.3 статьясы нигезендә 7 беркетмә төзелде, шулардан 1 беркетмәсе буенча штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде, 5 беркетмә буенча җәза билгеләнмәде (карарлар җавап бирүче файдасына кабул ителде), хәзерге вакытта 1 беркетмә буенча суд чаралары үткәрелә.
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 19 февралендәге Пр-332 номерлы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, 2019 елда Министрлык тарафыннан гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларына бушлай файдалануга тапшырылган дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү төгәлләнде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин озак еллар ТР Дәүләт мөлкәт комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләп киткән хезмәт ветераннары белән очрашты. Очрашу киңәшмәләр залында чәй табыны артында оештырылды. Мондый җылы очрашу борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм чын күңелдән сөйләшергә мөмкинлек бирде. Министр аларның республика икътисадын реформалаштыруга, идарә итүнең яңа формаларына һәм алымнарына күчүенә, ведомство алдында куелган бурычларны уңышлы үтәүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте һәм аларга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»истәлек билгеләрен тапшырды.
Фәнил Әһлиуллин ветераннарга сәламәтлек теләде һәм киләчәктә дә алар белән бик теләп очрашачагын, сорауларга җавап биреп, акыллы киңәшләренә колак салачагын ассызыклады.
Ветераннар министрга, шулай ук министрлыкның элеккеге җитәкчеләренә аларны һәрвакыт хәтерләгәннәре һәм тирән ихтирам иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп тема – 2019 елда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары.
Утырышта катнашучыларга министрлыкның эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады.
Нотыкта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан берләштерелгән бюджетка керемнәр 2019 елның 11 ае эчендә 4,6 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән дәүләт мөлкәтенә идарәдән кертемнәр - 0,43 млрд сум, муниципаль мөлкәттән - 4,17 млрд сум.
Дәүләт мөлкәтен һәм дәүләт һәм муниципаль оешмалар җир кишәрлекләрен файдалану буенча 93 күчмә тикшерү уздырылган, йомгаклары буенча 23 акт Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелгән, административ хокук бозулар турында 7 беркетмә төзелгән.
Җир кишәрлекләрен сәнәгать һәм башка объектлар итеп үзгәртү эше дәвам иткән. Сәнәгать җитештерүен үстерү максатларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 143 карар кабул ителгән: гомуми мәйданы 1,3 тыс.га булган 524 җир кишәрлеген башка категориягә күчерү буенча, асылда нефть чыгару максатларында.
Моннан тыш, министрлык күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү эшен алып бара.
Татарстан Республикасы җирләренә кадастр бәяләве эшен дәвам итәргә кирәк – 2018 елда авыл хуҗалыгы җирләренә кадастр бәяләве уздырылган, 2019 елда – урман һәм су фонды җирләренә, 2020 елда – сәнәгать җирләренә.
Авыл хуҗалыгы җирләрен максатка яраклы итеп кулланмау һәм бөтенләй кулланмау буенча сораулар күп. Россельхознадзор 43 мең гектар кулланылмаган җирләрне ачыклаган, 8 мең гектары әйләнешкә кертелгән. Муниципаль җир тикшереп торуын көчәйтергә кирәк.
Гидротехник корылмаларны идентификацияләүне үз срогында тәмамларга һәм аларны тиешле төркемнәргә кертергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге республиканың мөлкәт һәм җир ресурсларына нәтиҗәле идарәгә корылган. Быел министрлык хезмәткәрләре бу җәһәттән зур эш башкардылар.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль мөлкәт өчен түләмәү буенча бурычлар мәсьәләләренә дә тукталды. Утырыш видеоконференция режимында узганга күрә, Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итте – бу ситуация сәбәпләрен анализларга кушты. 2020 елның 1 кварталында бурычлар буенча оператив хәлләр турында мәгълүмат бирүне сорады.
Дәүләт һәм муниципаль милектәге кулланылмый торган җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Боларны аерым контрольгә алу зарур, диде ул.
Икътисадны цифрлаштыруны үстерү һәм аның буенча Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы өчен программа продуктлары һәм продуктларның үзләре турында тулы база кирәк.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупцияне профилактикалау өстенлекле булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. «Бездә, кызганычка каршы, мондый фактлар бар: Чаллыда да, Алабугада да күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хокук саклау органнары кирәкле эшне башкардылар һәм дәвам итәчәкләр».
Җирләрне кадастр бәяләве буенча – күп очракларда болар гади жуликлар, диде Рөстәм Миңнеханов, бәяләүчеләрне яллыйлар, судларны ялгыш юлга кертәләр, аннары кадастр бәясен уннарча мәртәбә күтәрләр. Мондый кадастр бәяләүчеләрен «кара исемлеккә» кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта Татарстан Республикасы Хисап палтатсы, «Геодезия, картография һәм киңлекләр белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ вәкилләре дә чыгыш ясады
Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.