ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2020 нче елның 29 гыйнвар көненә автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә. Сатуга 2000 нче елда җитештерелгән 2 Буран СБ-640А кар чанасы куелды. Сату турында мәгълүматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.
Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Җаваплы: Прокофьева Елена Александр кызы.
Транспорт чараларын карау “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ мәйданында Казан шәһ., Ясеневая ур., 6 йорт адресы буенча эш көннәрдә: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрне 14.00-16.00 сәг. мөмкин.
Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/tat/realizatsiya-gosimushchestva.htm.
2019 елның 16 декабре көнне Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас һәм Биеш авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина җәлеп ителде.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарга җир кишәрлегенә карата реестр хаталарын төзәтү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
ТР Премьер-министры А.В. Песошинның «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыятенең устав капиталына өстәмә өлеш кертү өчен дәүләт һәм муниципаль милекне тапшыру сорауларын карау буенча биргән йөкләмәләре ниоезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында "Россия Почтасы" АҖ вәкилләре һәм Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлеге катнашында киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә «Россия почтасы» Федераль дәүләт унитар предприятиесен үзгәртеп кору үзенчәлекләре», «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нигезләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 29 июнендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү өлешендә проблемалы сораулар тикшерелде.
Сораулар буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча 19 муниципаль берәмлеккә 2019 елның 31 декабренә кадәр «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенә – «Россия Почтасы» АҖ филиалына муниципаль милекне федераль милеккә тапшыру турында рәсми фикерне (объект буенча) тапшырырга, «Россия Почтасы» АҖ биләгән биналарга муниципаль милек реестрыннан өземтә әзерләргә дигән карар кабул ителде.
Сезнең беренче чиратта Татарстан нәрсә белән ассоциацияләнә? Бу сорауга җавап бик күп булырга мөмкин ! "Комсомольская Правда-Казан уникаль проектны – «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» эшләтеп җибәрергә карар итте. Бу- брендлар, компанияләр һәм сәүдә маркалары турындагы проект, алар безнең республиканың 100 еллык тарихын билгеләп үттеләр. Татарстанда үткәндәге исемнәре булган предприятиеләр һәм оешмаларның чын флагман брендына әверелүенә мисаллар күп.
Проектның максаты - легендар Татарстан брендларының ничек төзелүен һәм уңышлы үсүен сөйләү. Бөтенроссия һәм дөньякүләм брендларны гына түгел, җирле, район брендларын да алга этәрергә кирәк: сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек продуктлары, югары уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ.б. легендар брендларны сайлау турында фикер алышуга киң аудиторияне җәлеп итәргә.
Шул ук вакытта, Татарстанның 100 халык брендын сайлауда теләге булган һәркем катнаша ала. Беренче этапта, республика халкы үз кандидатларын тәкъдим итә ала. Иң еш телгә алына торган брендлар исемлеккә ике номинация буенча тавыш бирү өчен кертеләчәк:
республика легендар брендлары - 57 җиңүче бренд
(2020 елның гыйнвар - февраль айларында тармаклар буенча тавыш бирү);
районның легендар брендлары - 43 җиңүче бренды
(2020 елның мартында тавыш бирү).
Декабрь ахырына кадәр барыгызны да республикабызда легендар исемгә лаек дип санаучы тармаклар буенча тавыш бирүгә бренд тәкъдим итәргә чакырабыз.
Тарихи сайлау ясау шансын ычкындырмагыз. Татарстанның 100 легендар брендын сайлауда нәкъ менә сезнең тавыш хәлиткеч булыр, мөгаен!
Брендны тәкъдим итәргә яки тавыш бирүдә катнашу өчен гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә була (әлеге сүзгә яки тәкъдимгә гиперссылка куярга кирәк - https://www.kazan.kp.ru/daily/27066/4135647/ )
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды.
Тантананың турыдан-туры трансляциясе «ТНВ-Планета», «ТНВ-Татарстан» телеканалаларында, шулай ук «Татар-информ» МА, Рәсми Татарстан сайтларында оештырылды.
Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Татарстан АССРның беренче байрагы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
«Бүгенге тантана белән без ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Елын ачып җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күп кенә халыкара, бөтенроссия һәм республика чаралары планлаштырылган. Мөһим социаль-мәдәни объектлар ачылачак. ТАССРның йөз еллыгы исеме метро станцияләренең берсенә биреләчәк. Фәнни-гамәли форумнар узачак. Әлбәттә, игътибарыбыз үзәгендә кешеләр булачак».
Азакта Рөстәм Миңнеханов барысын да республиканың йөз еллык юбилее белән котлады, яңа хезмәт уңышлары һәм казанышлары, бәхет-шатлык теләде.
Аннары аеруча лаеклы гражданнар Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Президенты яңа дәүләт бүләген Россия Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да тапшырды.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре ешаю сәбәпле «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ кадастр бәясен билгеләүдә кертелгән техник һәм (яки) методологик хаталарны төзәтү буенча хезмәт күрсәтү бары тик ««Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан гамәлгә ашырылган объектлар өчен генә башкарыла дип хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең кадастр бәясен билгеләүдә кертелгән техник һәм (яки) методологик хаталарны төзәтү белән бәйле мөрәҗәгатьләрне карый. 2020 елның гыйнварыннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ су фонды, урман фонды җирләре, аеруча саклана торган территория һәм объект җирләре өчен мондый мөрәҗәгатьләрне карый башлаячак.
Башка күчемсез милек объектлары буенча мөрәҗәгатьләр кергән очракта, мөрәҗәгать итүчегә "Дәүләт кадастр бәяләве турында" 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 21 статьясындагы 1 пункты нигезендә мөрәҗәгатьне карау кире кагылачак.
«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафаннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Татарстан Республикасының Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ һәм «Техник инвентарьлаштыру бюросы» АҖ вәкилләре белән очрашты.
Министрның эшлекле визиты кысаларында җитәкче Лена Хәмзина 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. Уртак утырышта оешмалар эшчәнлегенә кагылышлы проблемалы һәм актуаль мәсьәләләр каралды.
Визиты ахырында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры дәүләт кадастр бәяләве, техник инвентарьлаштыру һәм кую дәүләт кадастры, күчемсез милек объектлары өлкәсендә башкарыла торган эшләре өчен бу оешмалар хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Төп доклад белән утырышта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идарә эшен уңай бәяләде.
Ул шулай ук җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләсенә игътибар итте. Эшкәртелми торган, ташландык җир кишәрлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләнең Россельхознадзор контролендә булуын хәбәр иттеләр.
Татарстан Президенты бөтен җаваплы ведомстволарга бу мәсьәләгә игътибарлы булырга өндәде.
"ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына муниципаль районнар башлыклары белән кулланылмый торган җирләрне анализлауны тәмамларга кирәк, шулай ук әлеге җирләрне торак пунктлар чикләреннән чыгарып, авыл хуҗалыгы җирләре итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән оештырылган җир кишәрлекләренең минималь зурлыгын билгеләү турындагы закон проектын әзерләргә һәм Дәүләт Советына кертергә кирәк".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә тораклары бердәнбер булса һәм шул адреста 1991 елга кадәр теркәлгән булсалар, җир кишәрлекләренә һәм андагы торак йортларга документлары булмаган гражданнарга теркәү тәртибен җиңеләйтү турында закон проектын әзерләргә йөкләде.
Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, Апас муниципаль районында, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан бу чарада дәүләт милке һәм җир мәнфәгатьләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина катнашачак.
2019 елның 1-10 декабрендә республикада Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.11.2019 ел, № 2932-р боерыгы нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү буенча чаралар комплексы үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасы фойесында Татарстан Республикасында инвалидлар декадасына багышланган «аерым кайгыртучанлык кешеләре» фотостенды рәсмиләштерелде.
Хокук идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан, Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә I һәм II төркем инвалидларына, инвалид балаларга һәм аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хезмәт ветераннарына һәм ведомство карамагындагы учреждение инвалидларына матди ярдәм күрсәтелде.