ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү сораулары буенча муниципаль районнар белән берлектә киңәшмә узды.

 


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләр фондында укыту семинарлары циклы дәвам итә. Бу юлы Фонд җитәкчеләре өчен “Учреждениедә килешү мөнәсәбәтләре” темасына презентация тәкъдим ителде.

 


17
июнь, 2022 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле, «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков катнашында  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды. 

Киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә үтте.

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым буенча бурычларны киметү кысаларында кураторлык итүче тармак буенча баланс комиссиясе үткәрде. Комиссия утырышында салым бурычлары булган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге, аның барлыкка килү сәбәпләре һәм түләү сроклары каралды.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында чикләр билгеләнде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы эшләр барышы турында сөйләде.

Узган елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасында чикнең урынын билгеләү турында килешү расланган иде. Парламент каравына раслау өчен тагын Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасында һәм Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасында чикнең урынын билгеләү турында ике килешү кертелде.

Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км тәшкил итә. Республика Россия Федерациясенең сигез субъекты белән чиктәш. Татарстан һәм Чувашия республикалары арасындагы чикнең озынлыгы 554 км тәшкил итә. Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Чикләрне билгеләү эшләре 2019 елдан алып барылган.

 

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге вәкилләре белән районның шәһәр төзелеше документларын хәзерләү сораулары буенча киңәшмә узды.

 


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итүенчә, җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләре турындагы мәгълүмат, шулай ук пространство белешмәләре бер цифрлы платформага тупланачак. Бу җир һәм күчемсез милек хокукларын теркәү сферасында бизнес һәм гражданнар өчен дәүләт хезмәтен алуны камилләштерәчәк. Пространство белешмәләренең милли системасы турындагы нигезләмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Цифрлы платформа булдыру «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасы кысаларында каралган, аны Хөкүмәт 2021 ел ахырында раслаган. Ул пространство белешмәләре, күчемсез милек һәм җир мөнәсәбәтләре үсеше мәсьәләләрендә төп документы булып торачак. Әлеге ресурс җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттырачак, идарә итү карарларын кабул итү өчен мәгълүматлар җыю процессларын гадиләштерәчәк, территориаль планлаштыру һәм пространство үсеше, проектлау һәм төзелеш мәсьәләләренә комплекслы карарга мөмкинлек бирәчәк.

 


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы республика халкын дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлый!


10
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә 30 муниципаль район Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән СТП аша торак пункт чикләрен билгеләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде.

Хәзер Фонд тарафыннан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының үз эченә 437 торак пункт кертүче 138 авыл җирлеге проекты эшкә алынган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International