ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге сораулар буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2022 елның 5 апрелендә «2022 елда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр һәм субсидияләр бирү үзенчәлекләре турында» 590 номерлы карар чыгарылды.
Акт нигезендә 2022 елда субсидия алучыларны сайлап алу вакыты кыскара.
.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин 2022 елның 2 апрелендә чыккан “территорияне планлаштыру, җир участокларының төзелеш планнары, капиталь төзелеш объектларын төзү һәм куланылышка көртү өчен рөхсәт бирү буенча документларны әзерләү, килештерү, раслау һәм вакытын озайту буенча” 575 номерлы РФ Хөкүмәте Карарын раслады.
Аның буенча 2022 елның 1 августына кадәр бирелгән төзелешкә рөхсәтләр автомат рәвештә тагын бер елга озайтылачак. Шулай ук җир участокларының шәһәр төзелеше планнары (ГПЗУ) гамәлдә булу вакыты да бер елга дәвам иттереләчәк. Бу – теләсә кайсы бинаны проектлау һәм төзү өчен кирәкле төп документ.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен лекция һәм практик дәресләр үткәрелде, анда муниципаль милекне исәпкә алу, бәяләү бергәлеге белән хезмәттәшлек итү, муниципаль милекне бәяләү турындагы хисапларга экспертиза ясау, муниципаль милек белән идарә итү һәм аны электрон рәвештә тормышка ашыру, муниципаль берәмлектә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, муниципаль унитар предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, устав капиталында муниципаль берәмлек өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшчәнлек сораулары каралды.
“ТР Пространство белешмәләре фондына” ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре – рәис урынбасары Рамил Шәрәфетдинов белән биотөрлелек бүлеге җитәкчесе Роза Әхмәтсафина килеп китте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең «мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру» юнәлеше буенча стажировкасы кысаларында 6-7. 04.2022 аерым, өч сәгатьлек блок бәяләү эшчәнлегенә багышланды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында «муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру " программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы ачылды.
Бүген видеоэлемтә режимында РФ төбәкләре арасындагы чикләр турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертү сораулары буенча киңәшмә үтте. Биредә “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре һәм Марий Эл Республикасы вәкилләре дә катнашты.
Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО вәкилләре катнашында ятим балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.